Александр Никошин: Мәктәпләргә керү урыннарында контрольне көчәйтүне сорыйм
Май календаре бәйрәмнәргә юмарт, аларны һәркайсыбыз көтеп ала.
- 1 Май һәм 9 Май – Җиңү бәйрәмен имин һәм тыныч үткәрүне тәэмин итү безнең бурыч ул. Бигрәк тә мәгариф учреждениеләренең иминлеген кайгыртырга тиешбез. Мәктәпләргә керү урыннарында – ишек һәм капка яннарында контрольне көчәйтүне сорар идем. Укыту сәгатьләрендә дә, дәресләр тәмамлангач та мәктәп биналарына чит кешеләрне бары тикшереп кенә кертергә кирәк,–диде район башлыгы Александр Никошин террорчылыкка каршы көрәш буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында.
Утырыш көн тәртибенең төп мәсьәләләре итеп 1 Май – Яз һәм хезмәт бәйрәмен, 2 май – Ураза гаетен, 9 Май – Бөек Ватан сугышында җиңүнең 77 еллыгын тыныч һәм куркынычсыз билгеләп үтү куелган иде. Утырыш эшендә район прокуроры Руслан Гыйзәтов, авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният йортлары, мәктәпләр җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты.
Утырышта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, район эчке эшләр бүлекчәсе бүлек җитәкчесе Раил Мирзаҗанов болай диде:
–Бәйрәмнәр белән бәйле озын ялларда авылларыбызга шәһәрләрдән кунаклар күп кайту көтелә. Шунлыктан без көчәйтелгән режимда эшләячәкбез. Районда үтәчәк һәр зур чарада полиция хезмәткәрләре кизү торачак. Урыннарда ирекле дружина вәкилләре дә актив эшләсен иде.
Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров әйтүенчә, шушы җирлектә яшәүчеләргә авылларда таныш булмаган кешеләр, ят машиналар күренсә, алар шикле тоелса, тиз арада үзидарә органына хәбәр итәргә кирәклеген аңлатканнар. Җирлек башлыгы шулай ук өч авылда буш торган 32 йорт барлыгын, аларның 28 енең хуҗалары билгеле булуын, тагын өч өйнең ана капиталына сатып алынганлыгын хәбәр итте.
–Бер йорт кына хуҗасыз, җәйгә аны сүтеп алачакбыз,–диде Фәргать Әкбәров. Болай эшләү дөрес тә, чөнки иясез өйләргә усал ният белән керүчеләр булырга мөмкин.
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина клуб һәм мәдәният йортлары биналарының күп кеше катнашында үтәчәк чараларга әзер булуларын әйтте. Мәдәният хезмәткәрләре авыл халкына террорчылык белән көрәшкә кагылышлы мәгълүмат бирә торган чаралар уздырганнар.
Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева деструктив эчтәлекле социаль челтәрләрнең балалар өчен никадәр куркыныч булуы, аларны шундый мәгълүматтан аралау юнәлешендә мәктәпләрдә нәрсә эшләүләре турында сөйләде. Укытучылар үз укучыларына телефоннан “террорчылык акты була” кебегрәк ялган хәбәр тараткан өчен нинди җаваплылык каралуын да әйбәтләп аңлатканнар.
Террорчылыкка каршы район комиссиясе тарафыннан куелган бурычларның үтәлеше хакында аның сәркәтибе Алсу Хәйруллина мәгълүмат җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев