Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Александр Никошин әлкилеләрне Россия көне белән тәбрик итә

Хөрмәтле әлкилеләр! Сезне Россия көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм!


Бу дәүләт бәйрәме илебезнең көчен күрсәтә, бердәмлеген гәүдәләндерә. Анда илебезнең бар төбәкләренең дә, Татарстанның да, шул исәптән, туган районыбызның да уңышлары кергән.

Соңгы дистә еллар эчендә республикабыз, аның белән бергә районыбыз да матур үзгәрешләр кичерде. Район халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту мәсьәләләре бүген бигрәк тә игътибар үзәгендә. Яхшы белем алуга һәм заманча медицина ярдәменнән файдалануга киң юл ачылу, мәдәният, спорт һәм туризм үсеше, уңайлы яшәү тирәлеге булдыру - болар барысы да соңгы елларда ирешелгән уңышлар. 

Бәйрәмне катлаулы шартларда билгеләп үтәбез. Ир-егетләребез бүгенге көндә дә фидакарьләрчә Ватан иминлеге өчен көрәшә. Махсус хәрби операциядә илебездә булган бар милләтләрдән дә хәрби хезмәткәрләр катнаша. Без бердәм, шуңа, һичшиксез, бу сынауны да җиңәрбез.

Тыныч шартларда хезмәт итүчеләр, шул исәптән әлкилеләр дә, илебезнең иминлеге хакына алга таба да тырышып эшләп, киләчәктә дә районыбызның, республикабызның һәм күпмилләтле Ватаныбыз – бөек Россиянең алга баруына үзләреннән өлеш кертер дип ышанам.
Бәйрәм белән котлап, сезгә сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим. 
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев