Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Александр Никошин белем көне белән котлый

Кадерле укытучылар, укучылар, ата-аналар! Белем көне, яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас котлауларымны, теләкләремне кабул итеп алыгыз!


Белем көне – барыбызны да дулкынландыра торган бәйрәмнәрнең берсе. Мәктәп еллары турындагы истәлекләрне һәркайсыбыз күңелләрендә йөртә. Авыр минутларда ул хәтирәләр безгә көч-дәрт өсти, дуслык, туганлык җепләрен сакларга энергия бирә.
Белем көне бигрәк тә мәктәпкә беренче сыйныфка баручы балалар өчен дулкынландыргыч вакыйга. Алар өчен бу уку елы мавыктыргыч, кызыклы белем дөньясына алып керсен. Беренче укытучылары исә, мәңге онытылмас остаз буларак хәтерләрендә саклансын.
Әлки районында ныклы белем алу өчен бөтен шартлар бар. Тәҗрибәле, үз хезмәтләренең осталары булган мөгәллимнәр белән бергә укучыларга белем бирергә  яшь,яңалыкларга омтылучан укытучыларыбыз да җитәрлек.
Һәр елны мәктәпләребез яңартыла, белем алу өчен әйбәт шартлар тудырыла.
Беренче кыңгырау чыңлаган укучыларга кызыклы ачышлар, һәрвакыт ярдәмгә килүче укытучылар, ышанычлы дуслар телим. Ә мөгәллимнәргә, барлык максатларына ирешергә мөмкинлек биргән укучылар телим.
Яңа уку елы уңышлы булсын, Белем көнендәге шатлыклы елмаюлар ел буе саклансын!
  Александр Никошин, район башлыгы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев