Александр Никошин: Бердәмлектә безнең көч!
Хөрмәтле райондашлар!
4 ноябрьдә без бөтен Россия белән Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәчәкбез. 6 ноябрьдә республикада яшәүчеләр өчен тагын бер мөһим дата–Татарстан Конституциясе көне. Һәркайсыгызны шушы олы вакыйгалар белән кайнар котлыйм! Алар икесе дә тарихи мәгьнәгә ия һәм илебез дәүләтчелеге, җәмгы-ятебезнең бердәмлеге, халыклар иминлеге, якты киләчәгебезгә ышанычлы атлау өчен мөһим. Моннан дүрт гасыр элек Ватан бәйсезлеген яклау һәм саклауга күтәрелгән дәүләт халкының батырлыгын, авыр вакытта шәхси мәнфәгатьләрен онытып көрәшергә сәләтле булуын, бердәмлеген һәм ныклыгын кабат дәлилләде, данга күмде.
6 ноябрь исә Татарстанның һәр кешесе өчен мәгънәле көн: Республиканың төп законы–Конституциясе кабул ителү безгә республикабызны төрле яклап үстерү, дөнья күләм абруен үстерү һәм ныгыту, биредә яшәүче күп милләтле халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мөмкинлеге бирде. Һәм ул бүген дә ныклы хезмәт итә. Республикабыз һәрьяктан күтәрелештә.
Хөрмәтле әлкилеләр! Һәрчак бердәм, максатчан,хезмәт сөючән булып зур уңышлар казаныйк! Һәркайсыгызга таза сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм җитешле тормыш телим!
Александр Никошин,
район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев