Александр Никошин: «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм!»
Сугышчылар батырлыгы – мәңгелек!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, хөрмәтле әлкилеләр! Сезне барыбыз өчен дә якын һәм зур горурлык тудырган бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйм!
Җиңү көне – Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген фидакарьләрчә саклаган халкыбызның үлемсез батырлыгы турында хәтер ул. Сугышчыларыбызның каһарманлыгы безнең һәм киләчәк буыннар өчен Ватанга мәхәббәт үрнәге булды һәм шулай булып кала да. Безнең районнан гына 9 меңнән артык ир-егет фронтка китеп, шуларның 5 меңнән артыгы сугыш кырларында ятып кала бит. 6 якташыбызга “Советлар Союзы Герое” исеме бирелә.
Бүген дә ир-егетләребез, бабаларыбыз батырлыкларын кабатлап, гомерләрен фида кылып, тынычлыгыбызны саклый. Алар белән дә чиксез горурланабыз, Җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Ватан иминлеге өчен көрәшүчеләрнең батырлыгы – мәңгелек! Яу кырында башын салган солдатларны кешелекнең онытырга хакы юк! Аларның исемнәре, кылган гамәлләре буыннан-буынга тапшырылып, сөйләнеп килде һәм безнең бурыч – бу изге эшне дәвам итү.
Хөрмәтле райондашларыбыз! Һәркемгә сәламәтлек һәм иминлек, бәрәкәтле тормыш һәм алдагы елларда 9 Майны аяз күк йөзе астында, тынычлыкта бәйрәм итүне телим.
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев