Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Александр Никошин: «Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм»

Хөрмәтле райондашлар, килгән кунаклар! Сезне Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.


1 май ул – элеккечә хезмәт бәйрәме, үз гаиләсе иминлеге, районы, иле хакына тырышлык куючы кешегә карата хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге. Авыл хуҗалыгы, предприятиеләр эшчеләре, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, кече бизнес вәкилләре һәм башка, мөһим тармак белгечләре намус белән үз бурычын үтәгәнгә, районыбыз матурая, төзекләнә, яшеллеккә төренә. Моның өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.


Кадерле әлкилеләр! Сезгә бәйрәм кәефе, ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яңа хезмәт җиңүләре, тынычлык телим. Һәрберегезнең шатлык китерә, күңел канәгатьлеге ала торган кызыклы эше булсын, ә хезмәтегез һәрвакыт лаеклы бәяләнсен. Җиребезгә бәрәкәт иңсен, мул уңыш үстереп алырга язсын. Яз бәйрәме исәнлек-саулык, йортларыбызга бәрәкәт, гаиләләребезгә бәхет, илгә-көнгә иминлек алып килсен.


Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев