Александр Никошин: «Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!»
Хөрмәтле якташлар!
Бөек иман һәм мәхәббәт, мәрхәмәтлек һәм тынычлык бәйрәме буларак тасвирланган православие бәйрәме – Раштуа белән чын күңелдән котлыйм!
Раштуа – иң зур дини бәйрәмнәрнең берсе. Ул яратырга, тугрылыкка өйрәтә, барыбызны да бер-беребезгә карата игътибарлы, шәфкатьле булырга, тормышның кадерен белеп яшәргә өнди. Раштуаны бәйрәм итеп, без тарихи тамырларыбызны барлыйбыз, бу көннәрдә дини кешеләр күңелләрендә христианлыкның нигезендә булган ярдәм итү, изгелекләр кылу кебек мәңгелек кыйммәтләрне яңартабыз.
Төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм бердәм яшәүче Әлки районында Раштуа кешеләр арасында татулык һәм үзара аңлашу символы буларак аерым мәгънәгә ия. Шатлыкта да, авырлыкларда да без бергә. Бу шатландыра һәм уңышларга нигез булып тора.
Һәркемгә дә чын күңелдән сәламәтлек һәм игелек телим. Раштуа бәйрәме һәр йортка тынычлык, сабырлык, иминлек, бәхет һәм шатлык алып килсен.
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев