Александр Никошин: “Туфракта дымны саклап калу – бүгенге көндә иң зур бурыч»
Табигать күзгә карап үзгәрә. Көннәр җылына бара. Димәк, бик тиздән тракторлар кырларга төшәчәк, чәчү башланачак.
25 мартта Балалар иҗат йортында район башлыгы Александр Никошин катнашында узган авыл хуҗалыгы комплексы вәкилләре киңәшмәсендә сүз нәкъ менә шул хакта – язгы кыр эшләрен үткәрү турында барды.
Бер көне елны туендырырлык зур эш башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы техникасы төзеклегенә, аларның эшкә әзерлегенә игътибар бирелә. Һәр трактор, чәчкеч, җир йомшарткычка карата һичшиксез үтәлергә тиешле таләпләр куела. Киңәшмәдә бу хакта Дәүләт техника күзәтчелегенең район бүлеге җитәкчесе Айдар Мусин чыгыш ясады. Ул һәр җайланманың янгыннан саклану чаралары белән җиһазланган булырга, хезмәт иминлеге сакланырга тиешлегенә дә аерым тукталды.
Авыл хуҗалыгы техникасының язгы кыр эшләренә әзерлеге ел саен махсус кабул итү комиссиясе тарафыннан да тикшерелә. Андый карау бездә быел 19 мартта үтте. Анда ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин һәм бу идарәчелекнең башка вәкилләре дә катнашты. Киңәшмәдә чыгыш ясаган район авыл хуҗалыгы идарәсенең инженеры-консультанты Рафикъ Галләмов бу комиссиянең “Востокзернопродукт” җәмгыятенең район отрядлары, “Хузангай” җәмгыяте һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында булуын һәм, нигездә, район буенча язгы кыр эшләренә әзерлек яхшы, дип бәяләнүен әйтте.
Утырышта катнашучы агрономнар Казаннан килгән белгечләрдән корткычларга каршы көрәшүнең нәтиҗәле ысуллары, ашламалар саклау, куллануның кайбер нечкәлекләре белән танышты. Һәм монда әлеге эшләрнең умарта кортларына йогынтысы мәсьәләсе дә күтәрелде. Шул уңайдан утырышка умартачыларыбыз да чакырылган иде. Районда 187 умарталык, анда әлеге бөҗәкләрнең 2225 оясы бар дип исәпләнә. Бал кортларына зыян салмас өчен, билгеле бер таләпләр үтәлергә тиеш.
Быел күпме мәйданда чәчү эшләре алып барылачагы белән таныштырган авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев чыгышында әлеге кагыйдәләргә дә тукталды. “Кырлар химик матдәләр белән эшкәртелгәнче, берничә көн алдан бу хакта авыл җирлеге башлыклары һәм мәгълүмат чаралары аша халыкка җиткерелергә тиеш”, – диде.
Шулай да алдагы көндәге төп бурыч ул – тиз арада дым каплату эшчәнлеге булуына басым ясалды. Александр Федорович та: “Туфракта дымны саклап калу – бүгенге көндә иң зур бурыч. Монда сәгатьләр дә исәптә”, – дип, бу эшнең мөһимлегенә янә басым ясады һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә язгы кыр эшләрендә уңышлар теләде.
Киңәшмә, авыл хуҗалыгы тармагында күп еллар намуслы эшләгәннәре өчен, “Хузангай” җәмгыяте складлары мөдире Иосиф Дулатовка һәм “Востокзернопродукт” җәмгыятенең “Карга” отряды җитәкчесе Илнур Камиловка район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшыру белән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев