Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алимент түләтелә торган керемнәр яңа төрләр белән тулыландырылды

Район прокуратурасы аңлатма бирә:

 

 Россия Федерациясе Гаилә кодексының 80 нче маддәсе ата-аналарның балигъ булмаган балаларын матди яктан да карарга тиешлекләрен нигезли. Әгәр ата-аналар балигъ булмаган балаларына акча тотмыйлар икән, моны суд карары нигезендә түләтәләр.

Балигъ булмаган балаларны карауга алиментлар төп эш урыныннан да, шулай ук өстәмә эш урыныннан да, ата-аналарны акчалата (сумнарда яисә чит ил валютасында) алган хезмәт хакыннан тотып калына.

Алимент түләтелә торган керемнәр яңа төрләр белән тулыландырылды:

–“Һөнәри керемгә салым” дип аталган махсус салым режимы кулланучы физик затлар керемнәре;

–Банклардагы вкладлар буенча (счетта калган акча) саналган процентлар рәвешендәге керемнәр;

–Салымнан кайтаруга хокуктан файдалану рәвешендә НДФЛдан кайтарылган суммалар.

Алимент түләргә тиешле кешенең хезмәт хакыннан һәм башка керемнәреннән алимент РФ Салым закончалыгы нигезендә салымнар алынганнан соң калган хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.

Алиментлар буенча бурычлыларны, хәтта бурычларын өлешчә каплаган очракта да, административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә игътибарга лаек сәбәпләр булмаган килеш, суд карарын яисә нотариус раслаган килешүне бозып, балигъ булмаган балаларына, шулай ук 18 яшенә җиткән, әмма хезмәткә сәләтсез булган балаларына алимент түләмәгән ата-аналарны бер елга чаклы төзәтү эшләренә, яисә шул ук вакытка мәҗбүри эшләргә тарту, яисә өч айга кадәр кулга алу, яисә бер елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итү рәвешендә җәзага тартырга мөмкиннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев