Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки балалар китапханәсендә Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды

Әлки балалар китапханәсендә «Шагыйрьләр җиңү җырын язып, халык данын казанды...» дигән Габдулла Тукай исемендәге шигырь укучылар бәйгесенең район этабы узды.

Бәйге тарихи хәтерне саклау, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләү максатыннан оештырылды.

Мәктәп этабында катнашучыларның чыгышларын республика балалар китапханәсе директоры урынбасары Гөлнар Иксанова, район мәгариф  идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Миләүшә Фәхриева һәм үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Алсу Низамова бәяләде.

Гөлнар Иксанова җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты һәм әлеге шигырь сөючеләрнең әзерлек дәрәҗәсе югары булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук халкыбызның батырлыгы дәлиле булган вакыйгалар турында хәтерне саклауның мөһимлеген дә ассызыклады.

Балалар китапханәсе мөдире Надежда Сидорова сүзләренә караганда, бәйге 3 этапта уза. Мәктәп этабы – 1 еннән 26 сентябрьгә кадәр, район этабы – 2 сеннән 31 октябрьгә кадәр үткәрелсә, республика этабы 2026 елның 20-21 апрелендә узачак. 

–     Шунысы игътибарга лаек: бәйге зур кызыксыну уятты. Анда 29 егет-кыз – районның 15 мәктәбеннән 1-11 сыйныф укучылары катнашты”, – дип билгеләп үтте Надежда Михайловна.

Ул бу бәйгенең ярыш кына түгел, ә укучыларның иҗади мөмкинлеген үстерү мәйданчыгы булуын да билгеләде. “Мондый төрдәге бәйгеләр тарихи хакыйкатьне сакларга һәм үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисен тәрбияләргә ярдәм итә”, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев