Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

“Әлки” кооперативы үрнәген республикага җәелдерәләр

Карга авылында кооперативның узган елга нәтиҗә ясап, агымлагысына бурычлар билгеләп пайчылар җыелышы үтте.

Җыелышта кооператив рәисе Агидель Турнина   халык алдында чыгыш ясады.


  Җәмгыят 2018 елда эшчәнлеген башлаган. Хәзер инде алар халыкка хезмәт күрсәтү буенча зур тәҗрибә туплаган хезмәт коллективыннан саналалар. Узган ел ахырында республика кооператив җитәкчеләре, белгечләре белән үткән семинар-киңәшмә шуның ачык мисалы.
  Агидель  Алмаз кызы әйтүенә караганда алар 100 миллион сумлык товар сатканнар, 384 миллион сумга якын җәмәгать туклануыннан керем алганнар, район бюджетына 15 миллион сумга якын салым керткәннәр (11 айда).
  Кооператив җыелышында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов катнашты. Ул кооперативның хәләл продукиясенә халыкның соравы зур булуын, аларга товар төрлелеген тагын да арттырырга кирәклеген ассызыклап үтте.
  Ахырдан кооперативта аеруча зур хезмәт куйганнарга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев