Әлки районының киләсе елына бюджет кабул ителде
Район советының дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы булды.
16 декабрьдә дүртенче чакырылыш район Советының утыз өченче утырышы булды. Аның белән район Советы рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте. Утырышта депутатлар киләсе елга бюджет проектын икенче укылышта карадылар.
Көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәләгә күчкәнче, район башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Морадымов Әлки районының быелның 11 аенда социаль-икътисади мәсьәләләрнең үтәлеше белән таныштырды.
2025 елга, шулай ук 2026 һәм 2027 елларның планлаштырылган чорына бюджет проектын икенче укылышта тикшерү өчен, сүз районның финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Гыйбадуллинга бирелде.
Муниципаль район советының 15 ноябрендә үткән утырышында депутатлар районның 2025 елга һәм 2026, 2027 елларның планлаштырылган чорына бюджетын беренче укылышта тыңлаган иделәр. Шуннан соң проект районның рәсми сайтына куелды, аның буенча халык тыңлаулары уздырылды. Шулай итеп, теләгән һәр кеше өчен бюджет проекты буенча өстәмә тәкъдимнәр кертү мөмкинлеге тудырылды.
Бюджет проекты район советының бюджет, салым һәм финанслар буенча комиссия утырышында да каралган. Бу турыда комиссия рәисе Фәргать Әкъбәров тулы мәгълүмат җиткерде. Шуннан соң утырышта катнашучы депутатлар Әлки муниципаль районының киләсе елга һәм 2026, 2027 елларның планлаштырылган чорына бюджетын кабул иттеләр.
Утырышта район советының юридик бүлеге җитәкчесе Алинә Әхмәтҗанова “ТРсы Әлки муниципаль районының Уставына төзәтүләр һәм өстәмәләр кертү хакында” мәгълүматы белән чыгыш ясады.
Депутатлар әлеге мәсьәлә буенча карар кабул иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев