Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки район башкарма комитеты Яңа елга бәйге игълан итә

Район башкарма комитеты Яңа – 2026 елны иң матур бизәнеп каршылауга оешма-учреҗдение, эшмәкәрләр һәм шәхси йортлар арасында бәйге игълан итте.

Конкурска нәтиҗә ясаганда,  биналарның, мәйданнарның Яңа ел чыршылары, яктырткычлар, төрле материаллардан ясалган әкият геройлары сыннары белән бизәлеше, креатив яңалыклар исәпкә алыначак.

Шәхси йортлары, капка аллары төсле утлар һәм башка Яңа ел элементлары белән бизәлгән гаиләләр дә ачыкланачак.

Яңа елга тырышып әзерләнеп, бәйрәм кәефе тудырган хезмәт коллективлары, йорт хуҗалары истәлекле бүләкләргә ия булачак.

Яңа ел бизәлеше фотоларын безгә – редакциягә дә юллый аласыз. Телефон номеры: 879393607802.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев