Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки район үзәге - Базарлы Матак авылында быел зур үзгәрешләр көтелә

Район үзәгендә быел зур үзгәрешләр көтелә.

Базарлы Матакның өчтән бер өлешен үзәкләштерелгән канализациягә тоташтыру буенча зур төзелеш эшләре бара.

Күп кенә урамнарда җир астыннан калын торбалар үткәрелгән инде. Алар чистарту корылмасына илтә торган тагын да зуррак торбаларга тоташтырылачак. Юынтык суларны өч урында насос җайланмалары ярдәмендә кудыру проектта каралган.

Әлеге эшләр башкарылгач, район үзәгендә яшәүче егермегә якын урамны, ике мең чамасы кеше яшәгән өйләрне үзәкләштерелгән канализациягә тоташтырып, бу мәсьәләдә шәһәр халкы кебек уңайлыкта яшәячәкләр.

172 миллион сумнан артык торган әлеге корылма проектын гамәлгә ашыру өчен район башлыгы Александр Никошинга бик нык тырышырга туры килде. Республика җитәкчелеге, финанс мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, быел Әлки районы үзәге тормышында шундый зур уңай эшләрне башларга ризалык бирде.

Әлбәттә, мондый күп урамнарда җир астыннан башкарыла торган эшләр барышында, район үзәгендә яшәүчеләргә вакытлыча уңайсызлыкларга сабыр итәргә туры киләчәк. Юынтык сулар үткәрә торган торбалар махсус җиһазлар ярдәмендә җирне казымыйча сузыла. Шулай да, канализация эшләре башкарылачак урамнарда төрле урыннарда җирләр казылачак. Җир селкенеп, суүткәргечләр зыян күрә. Быел еш кына Базарлы Матакта суүткәргечләр ремонты барышында су килүне туктатып торырга туры килде.

Киләсе елларда район үзәгенең калган урамнарын канализациягә тоташтыру өчен проект документлары әзерләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев