Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: 20 яшьлегенә – 10 миллион сум бүләк

Әлки элеваторы төзелгәнгә, 20 ел булды. “Татарстан бөртеклеләр технологиясе” акционерлык җәмгыятенә караган әлеге элеватор коллективы юбилей уңаеннан тантаналы чара үткәрде. Анда район башлыгы Александр Никошин, “Кызыл Шәрык” группа-компаниясе генераль директоры Адел Хәйруллин, “Татарстан бөртеклеләр технологиясе” җәмгыяте генераль директоры Сирин Шәрәпов, “Эдельвейс групп” җәмгыяте генераль директоры Ленар Хәсәновлар катнашты.

Ике дистә ел эчендә миллион тоннадан артык бөртек кабул ителгән, сакланган, кулланучыларга озатылган. Элеватор еллар үтү белән зурая, куәтләнә барды. Хәзер ул 80-90 мең тонна бөртек кабул итү мөмкинлегенә ия. Элеватор коллективы  “Востокзернопродукт” бөртекләрен ышанычлы һәм сыйфатлы саклый.
Адел Хәйруллин бу уңганнарга юбилей уңаеннан 10 миллион сумлык сертификат бүләк итте. 
Тантаналы чарада хезмәт коллективы адресына җылы сүзләр, теләкләр яңгырады. Иң-иңнәргә Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырылды. 
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Базарлы Матак элеваторында хезмәт куючыларга, шунда эшләп лаеклы ялга киткән ветераннарга бик эчтәлекле итеп әзерләнгән концерт күрсәттеләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев