Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: алдан белү – савыгуга таба бер адым

Дислексия дигән билгеләмә бар. Ул кайчан күзәтелә, билгеләре нинди? Бүген шул хакта сөйләргә телибез.

Белем алуга сәләт булмау (ә аңа исә укыган вакытта һәм әйтеп яздырганда, сүзләрнең мәгънәсен тиз һәм төгәл итеп аңламау хас) дислексия дип атала. Сәламәтлектәге әлеге тайпылыш укыганны аңлау  буенча кыенлыклар тудыра, ә соңрак исә сүз байлыгы җитешмәүгә һәм  алган белемнәрнең чикле булуына китерә. Алдан ачыкланган һәм төрле яклы дәвалаган очракта, дислексия белән исә көрәшергә мөмкин. 
Дислексия зурларда да күзәтелә. Ешрак әлеге хәл баш миенә зыян килгәндә яисә инсульт (баш мие кан әйләнеше бозылганда) булганда үсеш ала. Аның беренче һәи икенче очрагында да баш мие тышчасының кайбер өлешләренә зыян килә. 
Афазия (сөйләшү функциясенә зыян килү) кебек үк, дислексия дә ул – баш миенең сул ярымшарына зыян килү билгесе. 
Мондый авыруларда, деслексиядән тыш, күңел төшенкелегенә бирелү, тынычсызлык, төгәл хәрәкәтләрне башкара алмау да күзәтелә. 
Баш миенең сул ярымшарында күләмле шешләр үсү дә дислексиягә китерә. Шул ук вакытта авыруларның башы әйләнә, авырта, хәтере югала, күз күреме начарая, сөйләгәндә сүз табуда кыенлыклар сизелә. 
Дислексия билгеләмәсен кую һәм тикшеренүләр үтү
Дислексия билгеләре күзәтелгән баланы тикшергәндә, аның уку, әйтеп торганны язу күнекмәләре яшькә, интеллектуаль үсеш, логик сәләткә бәйле рәвештә чагыштырыла. Дислексия вакытында бала сөйләм куллану таләп ителгән биремнәрне, образлы яисә интуитив фикер йөртү белән бәйлеләренә караганда, сизелерлек начаррак башкара. Графомотор һәм моторикага бәйле күнекмәләр дә тикшерелә. Билгелмә куюда, һичшиксез, логопед та катнаша. Ул фонетика һәм артикуляциягә бәйле кимчелекләрне ачыклый. Невролог исә хәрәкәтләр координациясен,  моторика һәм неврологик тайпылышларны билгели. Кайбер очракларда электроэнцефалографияне кулланырга туры килә, аның нәтиҗәләре буенча авыруның кайбер төрләрен иртәрәк ачыклау мөмкин була.   

Алишер Йосыпов, 
табиб-психиатр-нарколог.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев