Әлки районы ашыгыч ярдәм бүлегендә 10нан артык кеше эшли
Районыбызның ашыгыч ярдәм бүлегендә 10нан артык кеше – фельдшерлар һәм машина йөртүчеләр эшли.
Тәвәккәл ак халатлы фәрештәләр төнме ул, көнме чакыручы янына ашыга. Кеше гомерен саклап калу өчен, бөтен көчен куя. Һәм күпме кешегә алар ярдәм иткән дә, аянычлы, фаҗигале хәлдән саклап калган югыйсә. Фельдшерларыбыз ягымлы, тыныч тавышлары белән үк дәвалый ала.
Әлеге шәфкатьле һөнәр ияләренә бик күп якташларыбыз рәхмәтле.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
Авыр хезмәтегездә зур уңышлар, үзегезгә дә ныклы сәламәтлек телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев