Карга һәм Үргәгар авыл җирлекләре җитәкчеләре Татарстан Президенты кулыннан яңа машина ачкычлары алды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен республика күләмендә муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелә торган смотр-бәйгедә җиңү яулаучыларга унлап яңа машина ачыкычы тапшырды. Машина ачкычлары исә Республика көне алдыннан бирелде.
Быел бәйгедә бар муниципаль районнар һәм ике шәһәр округы катнашты. Бәйгедә җиңүчеләргә – муниципаль берәмлекләргә “Лада Гранта” җиңел машиналары, ә шәһәр окгругы муниципаль учреждениеләренә “Форд Транзит” автобуслары һәм ТР муниципаль берәмлеге Советы дипломнары бирелде.
Нет комментариев