Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев белән әңгәмә

Сентябрьдән башлап 24 декабрьгә чаклы Казанда авыл хуҗалыгы товарлары сату ярминкәләре оештырылачак.

Узган атнада районыбыз вәкилләре башкалада тәүге ярмикәдә катнашып кайттылар. 

Без район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев белән Казанда үткән, киләчәктә оештырыласы ярминкәләр турында сөйләштек.

–Без быел да ярминкәләрне Казанның Дәрвишләр бистәсендәге махсус җайланган урында оештырабыз. Бурычыбыз – авылда үстерелгән сыйфатлы продукцияне арадашсыз гына кала халкына үтемле бәядән сату. Ә шәһәр халкы экологик яктан чиста, чагыштырмача арзан бәядән азык-төлек запасы булдыра ала.

Ярминкәдә кала халкына хезмәт күрсәткәннәре өчен авыл кешесенә юл чыгымнары каплана, аларга сату урыннары бушлай бирелә.

–Роберт Рәшитович, авыл халкы бит эшкә батыр булса да, сатучы кәсебе аларда булмаска да мөмкин. Мин инде йортында яшелчәсе, ит-сөте үзеңнән артып калса да базарга чыкмаска мөмкин диюем...

Авыл җирлекләре башлыклары үзләренең ярдәмчеләре белән андый кешеләргә дә булышалар. Әйтик, бәрәңгесен, яшелчәсен төяп китеп ярминкәдә сатып кайталар. Монда бер нәрсәне генә онытмаска кирәк, ярминкәдә бәяләр чикләнгән. Сөтнең литрын 35 сумнан арттырыга ярамый. Икенче базарда аны 85 сумга сатсалар да. Шикәр комы, сыек май һәм башка киң кулланылыштагы азык-төлеккә  артык бәя куярга ярамый.

–Беренче ярминкә ничек узды? Кемнәр яхшы хәзерлек белән килгәннәр иде?

–Бу ярминкәдә катнашкан авыл җирлекләре дә бик мулдан сәүдә рәтләре оештырдылар. Барысының да диярлек сату павильоннары, каян булулары язылган банерлары, махсус киемнәре бар иде. Һәр елны ярминкәләр оештыруда безгә эшмәкәрләр, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр ярдәмгә киләләр. Бу юлы да Фәнил Гәрәев үз КФХсында үстергән терлек итләре сатты. Михаил Абрамов, Илнар Гарипов (Базарлы Матак), Рушания Хәбибуллина (Иске Салман) төрле савытларга тутырылган бал тәкъдим иттеләр. Руслан Шәвәлиев (Түбән Әлки) елга балыгы сатты. Ильяс Идиятуллин һәрвакыттагыча, күп халыкны үз янына җыеп, кул эшләнмәләре тәкъдим итте.

–Әйтегез әле, шулай да нинди товарлар тиз, яхшы сатыла, ә кайберләренә сорау алай ук түгел?

–Отышсыз вариант: сөт һәм сөт продуктлары. Бу юлы берәү 20 капчык бәрәңге алып килгән иде, күз ачып йомганчы килограммын 18 сумнан сатып бетерде. Кош-корт түшкәләре, йомырка, яшелчә әйбәт алына. “Кызыл Шәрык”ның 11 сумнан бодае, “Хузангай”ның көрпәсе, сыек мае, ярмалары күп сатылды.

Безнең белән иртә таңнан мәдәният хезмәткәрләре дә барган иде. Алар ярминкәдә халык күңелен күтәрүдә бик тырыштылар, рәхмәт үзләренә.

–Роберт Рәшитович, бер танышым Казан халкына яравы авыр, ди. Ит алып барсаң “улым сөяксез генә урыныннан итле җирен генә сайлап бир әле”, дип берәү килә дә, кайсы җирен күрсәтсәң дә ошатмыйча җәфалый, дигән иде...

Район вәкилләре берничә ел дәвамында ярминкәләргә йөреп сәүдәгәр һөнәрен дә үзләштерергә өлгерделәр. Теләсә нинди сатып алучыга да ярый белергә кирәк шул инде. Без иртәнге биштән Казан базарында халыкка хезмәт күрсәтәбез икән, сабырлыкны да, үзебезнең йомшак телебезне дә кызганмыйк. Әлки районы исеменнән катнашабыз бит, аны югары дәрәҗәдә күрсәтергә тиешбез. Республика җитәкчеләре ярминкәләр оештыру ике якка да отышлы булсын өчен күп нәрсәләр эшлиләр. Шул мөмкинлектән теләсә кем файдалана ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев