Әлки районы авыр югалту кичерде Кәлимуллин Рамил Кадыйр улы вафат булды
Әлки районы авыр югалту кичерде: озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгында хезмәт куйган Кәлимуллин Рамил Кадыйр улы 9 февральдә 71 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.
Рамил Кәлимуллин 1955 елның 5 октябрендә Карамалы авылында дөньяга килгән. Карамалы сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Казан төзелеш техникумына укырга керә.
1974-1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Хезмәт юлын Казан шәһәрендә төзелеш оешмасында мастер буларак башлый.
1977 елда Әлки районына кайтып, ВЛКСМның район комитеты оештыру бүлегендә эшли башлый. Аннан инициативалы яшь белгечне партия эшенә күчерәләр. Башта ул – КПССның Әлки райкомы инструкторы, 1980 елда исә “Спутник” совхозы партия оешмасы секретаре итеп сайлана. Шул елларда, читтән торып, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1985 елдан Рамил Кәлимуллин хуҗалык эшләренә күчерелә. Башта – “Такталы” совхозында директор, аннан районда яңа оешкан Ремонт-төзелеш оешмасы башлыгы, “Энергетик” совхозы директоры, район җир һәм милек палатасы рәисе, “Агропромбанк” бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнә.
2002 елда ул Алабуга шәһәренә күчеп китә. Анда хуҗалык эшләрендә хезмәт куя.
2015 елдан алар гаиләсе белән Яшел Үзән районының Осиново бистәсендә гомер итәләр.
2023 елдан Базарлы Матакка кайтып төпләнәләр.
Рамил Кадыйровичның күпьеллык нәтиҗәле хезмәте район, республика күләмендәге бүләкләр белән бәяләнде. Кайда гына эшләсә дә, ул үзен хезмәтенең асылына төшенеп, бик төгәл, үтә җаваплылык хисе белән башкаручы җитәкче буларак танытты. Аның тормышы һәм хезмәт юлы яшь буын белгечләре өчен үрнәк булып торды. Райондагы намуслы хезмәтләре, лаеклы ялга киткәч тә, аңа карата ихтирам-хөрмәтне киметмәде.
Рамил Кадыйрович хатыны Равия Мөнир кызы белән уңган кыз һәм тәртипле малай тәрбияләп үстерделәр, җиде оныкларына сөенеп яшәделәр.
Соңгы елларда Рамил Кәлимуллин иҗат белән шөгыльләнде. Аның туган авылына багышланган “Исәнбайдан-Карамалы. Авыл тарихы”, “Михнәтле гасыр” исемле калын-калын, тирән эчтәлекле китаплары чыкты.
Әле Рамил Кәлимуллин, актив тормыш позициясен дәвам итеп, төрле планнар корып яши иде. Кызганыч, аның гомере кинәт өзелде.
Рамил Кадыйр улы Кәлимуллинның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.
А.Ф.Никошин, Р.Ә. Билалов, Р.Ф.Әхмәдиев, Р.Р.Гадиев, Р.Ә.Хәлиуллин, Д.К.Сәхиева, Ф.Ә.Әкъбәров, И.Г.Хәмитов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев