Әлки районы: Әхмәт мәктәбе урамында бәйрәм
Әхмәт мәктәбендә капиталь ремонттан соң ашханә бинасы файдалануга тапшырылды. Ул рәсми төстә “Мәктәпнең азык-төлек блогы капиталь ремонты” дип йөртелә. Ремонт эшләрен сыйфатлы итеп “СМУ Держава” җәмгыяте төзүчеләре башкарган.
Ашханәне кулланышка тапшыру уңаеннан, мәктәп йортында бәйрәм чарасы үтте. Мәктәп директоры Гөлшат Зәйнуллина: “Безнең урамга да бәйрәм килде!”,– диде. 1989 елда салынган ашханәдә беркайчан да җитди ремонт үткәрелмәгән булган.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Наталья Захарова мәктәп коллективын, укучыларын бик затлы итеп төзекләндерелгән ашханәле булулары белән котладылар. Сүз уңаеннан алар быел 14 сентябрьдә Татарстан Рәисе һәм җирле советларга депутатлар сайлаулары үтәчәге хакында да сөйләделәр.
Мәктәп укучылары шатлыкларын уртаклашырга килгән кунакларга үзләренең матур җырларын башкардылар.
Ашханәдә иркен туклану залы, заманча җиһазлар урнаштырылган аш-су хәзерләү бүлмәсе булдырылган. Ә биек суыткычларда, әрҗәләрдә тәмле ризыклар хәзерләнәсе озык-төлек сакланачак.
Әхмәт мәктәбе бинасы исә 2026 елда капиталь ремонт үткәрү программасына кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев