Әлки районы башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар ашы узды
Бүген, 6 мартта, «Йолдызлык» кафесында Әлки районы башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар ашы узды.
Ифтарны район имам хатыйбы Ирек хәзрәт Сәлахиев алып барды.
Мәҗлестә вәгазьләр сөйләнде, Корьән сүрәләре укылды, күмәк намазга бастылар. Аннан мул табын артында, аралашып, сыйланып утырдылар. Аллаһы Тәгәлә барлык теләкләрне кабуллардан кылсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев