Әлки районы башлыгы Александр Никошинга Рәхмәт хаты бирелде
“Әлки хәбәрләре” район газетасы “Татмедиа” җәмгыяте филиаллары арасында күп еллардан бирле иң күп тиражлы басма буларак чыгып килә. 2025 елның беренче яртыеллыгына да безгә 3700 дән артык укучыбыз язылды.
Бу – райондагы һәр ике йортның берсенә җирле газета килә дигән сүз. Ә республика районнарында уртача 18 өйгә 1 газета туры килә.
“Әлки хәбәрләре”нә тугры калып, елдан-ел газетага язылган укучыларыбызга без бик рәхмәтле. Шулай ук матбугатка язылу кампаниясе чорында безгә район җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Ул бюджет оешмаларына, предприятие-учреждениеләргә район газетасына яздыру бурычын куя. Шулай ук мохтаҗ, ярдәмчесез калган гаиләләргә иганәчеләр аша “Әлки хәбәрләре”нә яздыруны оештыра.
Күптән түгел редакциягә “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков исеменнән район башлыгы Александр Никошинга, “Әлки хәбәрләре” (“Алькеевские вести”) газетасына яздыруда ярдәм күрсәткәне өчен, Рәхмәт хаты кайтып төште. Шамил Мөхәммәтович миңа – “Әлки хәбәрләре” баш редакторына хатны адресы буенча тапшыру бурычын йөкләде. Ул үз исеменнән дә, халыкны басма газета белән тәэмин итүдә зур булышлык күрсәткәне өчен, район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен җиткерүне сорады.
Александр Федоровичка республикадан килгән бүләкне газета редакциясендә тапшырдык. Бер уңайдан ул хезмәт коллективының эш шартларын карады, кирәк булганда, ярдәм итәргә һәрчак әзер булуын искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев