Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы башлыгы Якты һәм изге Пасха бәйрәме белән котлый

Сезне христианнарның якты бәйрәме – Бөек пост тәмамлану һәм Христосның яңадан тууын билгеләү уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм.


Пасха ул — намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулы сузарга өнди.
Православие һәм ислам диннәре арасында элек-электән дуслык урнашкан районыбызда Христосның яңадан тууын бәйрәм итү һәрчак кешеләрнең бер-беренә ихтирамы һәм бердәмлеге рухында уза. Без яшәгән четерекле заманда уртак җиребездә барлык милләт һәм дин вәкилләре тарафыннан тупланган мәңгелек рухи хәзинәләргә — төрле халыкларның диненә, мәдәниятенә һәм теленә хөрмәт белән карау, үзара аңлашуны саклау һәм көчәйтү бигрәк тә әһәмиятле. Моңарчы аңлашып яшәдек, алга таба да шулай булсын, дип ассызыклыйсы килә.
Пасха бәйрәме өйләрегезгә тынычлык, бәхет һәм уңышлар алып килсен, һәрберегезнең йөрәген туганнары һәм якыннары белән аралашу шатлыгы биләсен! Игелекле эшләргә рухландырсын һәм, яңа биеклекләргә ирешү өчен, көч өстәсен!
Александр Никошин, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев