Әлки районы бюджеты үтәлеше тикшерелде
30 апрельдә район советыны утырышы узды.
Аның эшендә бюджет оешмалары җитәкчеләре, дини оешма вәкилләре катнашты. Утырышны район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алып барды.
2025 елда Әлки муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында доклад белән бюджет-финанс палатасы рәисе Илгиз Габидуллин чыгыш ясады.
2026-2030 елларда дәүләт милли проектының Әлки районында үтәлеше мәсьәләләре буенча мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева һәм район мәдәният йорты директоры урынбасары Динар Галимов хисап тоттылар.
Көн тәртибендә расланган соңгы мәсьәлә буенча район советының оештыру бүлеге җитәкчесе Маргарита Советникова чыгыш ясады. Ул депутатлардан Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына янә конкурс игълан итү буенча карар кабул итәргә сорады. Депутатлар әлеге мәсьәләне хуплап тавыш бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев