Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы: кипкән үләнне яндырмау хәерле

Кипкән үләнне яндыр¬ганда, янгын чыгуын булдырмас өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә: аны кырларда, корылмалар янында һәм урманлыкларда яндыр-маска кирәк. Шулай ук, учак якканда, саклык чараларын үтәү, чүп-чарны да карап кына яндыру таләп ителә.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән өчен, штрафлар каралуын да онытмагыз. Шуны да әйтик: 2025 елның 6 аенда Әлки районында 4 янгын чыкты. 
Янгын чыгуына юл куймауның төп кагыйдәләре 
1..Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү: 
–үләнне һәм камылны кырларда яндырмагыз; 
–кипкән үләнне куа¬клар, агачлар, агач корылмалар, шулай ук урманлыклар янында якмагыз; 
– чүпләрне һәм учак як¬канда, янәшәдә булыгыз; 
– ут күчмәсен өчен, хуҗалык ишегалларын чүп- чардан һәм кипкән үләннән чистартыгыз; 
–.киткән чакта учакны тиешенчә сүндереп калдырыгыз; 
–балаларга шырпы белән уйнарга һәм кипкән үләнне яндырырга рөхсәт итмәгез; 
–урманда тиз кабынып китүчән әйберләр, шешәләр калдырмагыз. 
2. Кипкән үләннән арыну ысуллары 
Компост ясау: 
– кипкән үлән – компост ясау өчен яхшы чимал һәм аны ашлама буларак кулланырга мөмкин. 
Мүлчәләү: 
– чабылган үлән белән түтәлләрне мүлчәләргә мөмкин. 
Биек түтәл ясау: 
–Үләнне, биек түтәл ясаганда, аска салып калдырырга була. 
– Үләнне сыек яшел ашлама ясаганда да кулланырга мөмкин. 
3..Кагыйдәне бозган өчен җаваплылык 
– .Кипкән үләнне һәм чүп- чарны яндырганда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозган өчен, административ җаваплылык каралган: аерым алганда, 5000 сумнан башлап, штрафлар салына. 
–.Я н г ы н ч ы к к а н һәм кешенең милкенә, сәламәтлегенә зыян килә икән, җинаять җаваплылыгы да каралган. 
А л д а я з ы л г а н кагыйдәләрне үтәү янгыннарны булдырмаска ярдәм итә, димәк, штраф¬лар түләргә дә, башкача да җавап тотарга туры килмәс. 
Виталий Ярославлев, Әлки һәм Спас районнары буенча профилактик эш һәм күзәтчелек бүлегенең янгын күзәтчелеге буенча баш инспекторы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев