Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы китапханәчеләре ЭФУЛ системасында эшләргә өйрәнделәр

Базарлы Матак урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп китапханәчеләре өчен онлайн форматта уку семинары узды.

Аның төп максаты - "Татарстан Республикасының Электрон мәгарифе" системасы кысаларында "укыту әдәбиятының электрон фонды" (ЭФУЛ) яңа модулен үзләштерү. 
 
 Укыту әдәбиятын исәпкә алуның электрон форматына күчү китапханәчеләр эшен шактый җиңеләйтәчәк. Яңа корал ярдәмендә китапханә электрон ресурслар һәм дәреслекләр белән җиңел идарә итә алачак, педагоглар һәм укучылар өчен кирәкле әдәбияттан тиз файдалана алачак. 
 
Укулар 2025 елда старт алган «яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узды. Әлеге масштаблы проект заманча цифрлы белем бирү мохите булдыруга һәм республика мәгариф системасын гомуми цифрлы трансформацияләүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев