Әлки районы мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады
26 майда район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау чыңлады. Базарлы Матак мәктәбендә тантаналы линейка дәүләт гимннарын тыңлаудан башланды.
Җыр барышында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы әләмнәрен күтәрү мактаулы хокукы укучыларга – Артем Бухаровка һәм Булат Нургалиевка тапшырылды.
Район башлыгы Александр Никошин, ел тәмамлану белән укучыларны котлап, каникулның күңелле, имин үтүен, мәктәпкә яңа ачышлар һәм тәэсирләр өчен көч туплап килүне теләде. Ул, мөгаллимнәр, чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, алда яңа мөмкинлекләр бирә торган мөһим чор башлануын билгеләде.
– Чыгарылыш сыйныф укучыларына мин төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, күңелгә хуш килгән һөнәрне сайлауны телим. Шуны исегездән чыгармагыз: без сезнең Әлки җиренә кабат әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз. Безгә мөгаллимнәр, табиблар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кирәк. Мәктәбегезнең, районның горурлыгы булыгыз. Авырлыклардан курыкмыйча, кыю рәвештә хыялларыгызны чынга ашырыгыз һәм туган җирегезне беркайчан да онытмагыз. Имтиханнарда исә уңышлар юлдаш булсын! – диде Александр Федорович, хезмәтләре, белемнәре, сабырлыклары һәм балаларны яратулары өчен, мөгаллимнәргә дә рәхмәт сүзләрен әйтеп.
Районның иң зур мәктәбе белән җитәкчелек иткән Луиза Абдрахманованы да билгеләп үтми мөмкин түгел. Аның җитәкчелегендә белем йорты бик күп җиңүләр яулады, ә иң мөһиме, ничә буын сәләтле, белемле укучылар чыгарды. Бу көнне дә директор, уңышларга тукталып, иң элек 49 бишлегә укучының исемнәрен атады. Ул аеруча зур җиңүләр яулаган укучыларга – инглиз теле буенча Бөтенроссия, республика олимпиадаларында беренчелекне алган Максим Яковлевка, рус теле һәм тарих буенча олимпиада призеры Дарья Шуваловага, математика буенча призер Рөстәм Мөрсәлимовка тукталды.
Луиза Заһидулла кызы укытучыларга – фидакарьлекләре, ә әти-әниләргә сабырлыклары һәм балаларына ярдәм итүләре өчен, рәхмәтен белдерде һәм чыгарылыш сыйныфларга, имтиханнарны уңышлы тапшырып, алга таба ышанычлы юлны сайлауларын теләде. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева да бу сүзләргә кушылды.
Әйе, күп укучылар өчен күптән көтелгән каникуллар башлана, ә Базарлы Матакның 17 чыгарылыш сыйныф егет-кызы, озак елларга сузылган укуны төгәлләп, зурлар тормышына аяк баса. Мәктәп, яраткан укытучылар һәм сыйныфташлар белән саубуллашыр чак җитте.
Әлеге көн дулкынландыргыч мизгелләр белән гомерлеккә хәтердә калачак.
Бүген 74 тугызынчы сыйныф укучысы җитди адым алдында тора: алар 10-11 сыйныфта яисә көллият һәм техникумнарда укуны дәвам итүне сайларга тиеш. Бу һәр ике юлның яхшы яклары бар һәм һәр тугызынчы сыйныф укучысы бүген киләчәге хакында уйлана. Без егет-кызларга уңышларга алып килгән карарны ялгышмыйча кабул итүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев