Әлки районы солдатларына төнге оптик прицел китте
Махсус хәрби операциядә катнашучы Базарлы Матактан бер егет, кыска вакытлы ялга кайткач, район башлыгы Александр Никошин чакыруы буенча, аның белән очрашуда катнашкан иде.
Аралашу вакытында сугышчан иптәшләре исеменнән Александр Федоровичка, барлык әлкилеләргә, фронтка гуманитар ярдәмнәр озатып торганнары өчен, рәхмәтләрен җиткерде.
Солдатның район башлыгына зур үтенече дә бар иде. Ул үзләренең хезмәт бурычларын үтәүдә төнге оптик прицелның бик кирәкле җиһаз булуын әйтте. Аны сатып алуда булышлык күрсәтүне сорады.
Кыйммәтле бу җиһазны сатып алу өчен, районда акча җыю башланды. Күп кенә предприятие, учреждение коллективлары шул максаттан бер көнлек хезмәт хакларын “Әлки фонды”на күчерделәр. Нәтиҗәдә, кыска гына вакыт эчендә, солдатларыбыз өчен әлеге мөһим җиһазны сатып алырга акча тупланды да.
14 августта, район советы утырышы башланыр алдыннан, төнге оптик прицел, алып китү өчен, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Әлки районы егетенә тапшырылды.
Александр Никошин сугыштагы егетләребезгә даими ярдәм иткән һәркемгә олы рәхмәтләрен җиткерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев