Әлки районы укучылары фәнни-гамәли конференция катнаштылар
22 мартта Казан шәһәренең Ф.Г.Аитов исемендәге 12 нче татар гимназиясе базасында Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни- гамәли конференция узды.
Анда Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясенең 9 нчы сыйныф укучысы Мусина Камилә, Алпар урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Камалова Айсылу, Иске Чаллы төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Матмуратова Зөһрә, Яңа Салман урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Кузнецов Никита, Иске Тахтала төп мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы Терентьева Анастасия уңышлы чыгыш ясадылар.
Мусина Камилә җиңүче, Камалова Айсылу, Матмуратова Зөһрә, Кузнецов Никита, Терентьева Анастасия призлы урыннарга лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев