Әлки районы укучылары Түбән Новгородта «И туган тел, и матур тел!» исемле чарада катнашты
13нче май көнне Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы зур Рбишча урта гомуми белем бирү мәктәбендә «И туган тел, и матур тел!» дип аталган патриотик шигырь сөйләү, җыр һәм бию башкару буенча Төбәкара бәйге булып узды.
Әлеге чарада Россия Федерациясенең күп кенә төбәкләреннән 150 укучы катнашты. Бәйгедә Базарлы Матак гимназия укучылары Ибраһимова Элина, Әһлиуллина Язилә, Низамова Диана, Фәсахова Нәфисә, Фәсахова Зилә чыгыш ясады. 9нчы сыйныф укучысы Ибраһимова Элина - 2нче урынга, 6нчы сыйныф укучысы Фәсахова Нәфисә 3нче урынга лаек булдылар. Укучыларны бәйгегә гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев