Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Әлки 60+ авазы” дип исемләнгән беренче район фестивале үтте

30 августта Базарлы Матакның Үзәк паркында Президентның мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланган “Әлки 60+ авазы” дип исемләнгән беренче район фестивале үтте.

 
Анда 200дән артык катнашучы үз осталыкларын күрсәтте. Фестивальне төп оештыручылар: ветеран-пенсионерларның җирле җәмәгать оешмасы, районның мәдәният йорты һәм башкарма комитет. Оештыручыларның төп максаты – өлкән яшьтәгеләргә лаеклы ялга чыкканнан соң да актив тормышның тәмамланмавын күрсәтү. Киресенчә, үзеңне элек хыялланган гына өлкәләрдә сынап карау, яңа дуслар табу, элеккегеләре белән очрашу мөмкинлеге тууын аңлау. 
Фестиваль ул – мәшәкатьләрдән арынып, тормышыңны җанландырып җибәрү, күңелне күтәрү, көч туплау мөмкинлеге. Без әлеге сүзләрнең дөреслегенә инандык та. Парк иртәдән үк җанланды: кемнәрдер чәчәк бәйләмнәре, икенчеләр кулдан ясалган эшләнмәләрен, чиккән, бәйләгән әйберләрен күтәреп килеп, махсус өстәлләргә матурлап тезде, өченчеләр сәхнәдән чыгыш ясаячак җырларын җырлап, биюләрен биеп карады. Әбиләребез пешергән бәлешне ашап карау мөмкинлеге дә булды. Төгәлбәй авылында яшәүче Гөлзәминә Галимҗанова өлкән яшьтә булуы сәбәпле бәйрәмгә килә алмаган, әмма бәйгегә авылдашлары белән бергә пешергән тәмле бәлеш җибәргән. Безнең район өчен әһәмиятле булган бәйрәмнән аның читтә каласы килмәгән. Карамалы авылында яшәүче Рузалия Габитова Республика көненә багышланган кызыклы композиция алып килгән һәм ул беренче урынга лаеклы дип саналды да. Түбән Әлки авылында яшәүче Гөлүсә Фәсахова, Юхмачыдан булган Галина Данилина, Апактан Роза Әхмәтҗановаларның эшләнмәләрен күреп, фестиваль кунаклары гына түгел, жюри әгъзалары да битараф калмады. 
Сәхнәгә беренче җырчы күтәрелүгә үк, тамашачылар игътибары шунда юнәлде. Дәртле рус такмаклары моңлы татар көйләре һәм күңелле чуаш җырлары белән алмашынды. Иске Тахталыдан килгән  Владимир Ферапонтов безне гаҗәеп мавыктыргыч көй дөньясына алып кереп китте. Аның уен коралы төймәләре буенча йөргән бармакларына күз иярерлек түгел иде! Урта Әлкидән булган Нурия Фәйзуллина исә үз үрнәгендә ничә яшь булуга карамастан очып-очып биергә мөмкин булуын дәлилләде. Садиково авылында яшәүче Ирина Петрова исә күңелле такмаклары белән тамашачыларны көлдерде. Югары Әлкидән – “Тургай”, Югары Кәчидән – “Кыңгырау”, Демидовкадан – “Миләшкәй”, Иске Матактан – “Ромашка”, Борискинодан “Инеш” ансамбльләре осталыклары һәм сәләтләре белән тамашачылар күңелен яулады. Һәрбер нотаны тотып ала белүче Марс Ибраһимов татар һәм рус җырчыларына аккомпаниатор булды.
Ачык микрофон үз янына шигърият яратучыларны да җыйды. Яңа Әнҗерәдән Румия Гобәйдуллина, Базарлы Матактан Туйбикә Сыраева шигырьләрен йөрәкләргә үтеп керерлек дәрәҗәдә бик тә сәнгатьле итеп укыдылар. Гөлсем Хафизованың үзе язган “Әни” шигыренә дә битараф калу мөмкин түгел иде. Райондагы шигырь сөючеләр арасындагы бердәнбер ир-ат Радик Җуманов хисчәнлеге һәм шигъриятне тоемлый белүе белән сокландырды. 
Фестивальдә катнашучылар соңыннан район кафесындагы табын янына җыелышты. Анда да “Сударушки” ансамбле башкаруында җырлар яңгырап торды.
Бәйрәмдә катнашучыларга, аны оештыручыларга, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итеп торучы волонтерларга, шулай ук Президентның мәдәният ининциативасы фондына чын күңелебездән рәхмәт әйтәсебез килә. Алар ярдәме белән генә без шундый киң колачлы бәйрәм оештыра алдык.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев