Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында, буран булу сәбәпле, зур йөк автомобилләренә юл ачылды

14 декабрьдә иртәнге 9 сәгать 30 минутта автомобиль хәрәкәте яңартылды.

13 еннән 14 нче декабрьгә каршы төндә Ульяновск өлкәсе яныннан Юхмачыга килә торган юнәлештә, көчле бураннар сәсбәпле, юллар ябылу аркасында Апак авылы янында йөзгә якын авыр йөк автомобильләре төн кундылар.

Шоферларга, янәшәдәге ягулык салу станциясендә, тәүлек әйләнәсе эшли торган кафеда, кайнар туклану тәкъдим ителде. Апапк авыл җирлеге башлыгы Илһамия Әбҗаббарова аларга шешәдә су һәм башка кирәк-яраклар тәкъдим итүне оештырды.

Юллар ябылу сәбәпле, туган вәзгыятьне  район башлыгы Александр Никошин һәм гадәттән тыш хәлләр буенча район комиссиясе рәисе Рәмзил Әхмәдиев контрольдә тоттылар. 14 декабрьдә иртәнге 9 сәгать 30 минутта автомобиль хәрәкәте яңартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев