Әлки районында чәчү эшләре экваторына җитте
Быел районда язгы чәчү 40,1 мең гектарда башкарылырга тиеш. Шуның 20 мең гектарында сабан культуралары чәчелде.
Район авыл хуҗалыгы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев сүзләренә караганда, бездә 10 мең гектардан артык мәйданда көнбагыш чәчелгән. Барлыгы 16 мең гектардан артыграк мәйданда көнбагыш үстерергә планлаштыралар.
«Хузангай» җәмгыяте ел әйләнәсенә җитештерә алырлык борчак чәчеп бетерде. Бу культура 1300 гектар мәйданны биләгән. Бу көннәрдә күп хуҗалыклар арпа, бөртек өчен һәм терлек азыгына кукуруз чәчәләр.
Район механизаторлары алдына көнгә ике мең гектардан да ким булмаган мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы куелган. Шул очракта сабан культураларын чәчүне 10 көн эчендә төгәлләү мөмкин булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев