Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чыгарылыш кичәләр узды

28 һәм 29 июнь көннәрендә районда мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узды. Хәзер инде кичәге укучылар яңа, олы тормыш юлы алдында торалар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Безнең һәрберебез үзенең чыгарылыш көнен, сыйныфлар һәм коридорлар, дәресләр һәм имтиханнар артта калган көнне хәтерли. Күпләребез өчен мәктәп чыгарылышы беренче зур вакыйга булды, анда без үзебезне ике дөнья чигендә кебек хис иттек:  балалар да түгел,  әле үсептә өлгермәгән идек. Бу көн бер кайгысыз балачак белән хушлашуны, яңа башлангычлар һәм мөмкинлекләр юнәлешендә мөстәкыйл адым ясауны символлаштыра. 
Чыгарылыш кичәсе – ул соңгы кыңгырау яки бәйрәм генә түгел. Бу бөтен сыйныф белән соңгы тапкыр җыелу, планнар белән уртаклашу һәм уку елларында булган барлык яхшылыкларны искә төшерү мөмкинлеге.
Район мәдәният йорты диварларында узган тантаналы чарада район башлыгы Александр Никошин катнашты. 
– Чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз, аларның уку һәм иҗтимагый тормышындагы казанышлары белән горурланабыз. Алда сезне мавыктыргыч, якты вакыйгаларга бай олы тормыш юллары көтә. Алынган белемнәр киләчәктә файдалы булсын, перспективалы идеяләргә һәм мөмкинлекләргә этәргеч бирсен, – дип Александр Федорович чыгарылыш укучыларын мөһим вакыйга белән котлады, уку йортларына кергәндә уңышлар теләде, алга таба һөнәр алгач туган районыбызга кайтырга чакырды. 
–  Чыгарылыш сыйныф укучыларына ныклы сәламәтлек, уңышлы һөнәр  сайлап, зур омтылышлар һәм лаеклы җиңүләр телим. Үзегезгә һәм көчегезгә һәрвакыт ышаныгыз, ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм итегез! Сезнең тормыш юлыгыз туры һәм якты булсын! Чын йөрәктән ныклы белем биргән  укытучыларыгызны онытмагыз, башлангычларда һәм омтылышларда ярдәм иткән ата-аналарга рәхмәтле булыгыз. Сезне һәрвакыт нык мәктәп дуслыгы озата барсын, остазларыгызның игелекле һәм акыллы киңәшләре ярдәм итсен, ниятләр тормышка ашсын, өметләр аклансын. Өйрәнегез, иҗат итегез, камилләшегез! Беркайчан да бирешмәгез, сәләтләрегезне үстерегез, максатчан булыгыз һәм ышаныч белән алга барыгыз. Сез чын профессионаллар булырга тиеш, сезнең кулларда – илебезнең киләчәге, – диде район җитәкчесе. 
Чыгарылыш сыйныф укучыларына шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова, мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева мөрәҗәгать итте. Алар егет һәм кызларга үз-үзләренә ышанырга, кыюлык белән максатлар куеп, аларны үтәп чыгарга киңәш иттеләр. Ә иң мөһиме-һәрвакыт намуслы, ачык һәм игелекле кешеләр, үз Ватанының чын патриотлары булып калу теләкләрен җиткерделәр. 
– Бүген мине горурлык биләп ала, чөнки шулкадәр күп талантлы, музыкаль, иҗади, акыллы чыгарылыш укучыларыбыз аттестат алачак. Балаларның, педагогларның, ата-аналарның күп еллар бергә хезмәт итүләре нәтиҗәле үтте. Мин сезне мөһим документны алуыгыз белән котлыйм.  Иң авыр сынаулар артта калды. Хәзер сезнең алдыгызда зур мөмкинлекләр ачыла, һәм сезнең һәрберегезнең үз юлын табуы, гомерегез буе канәгатьлек китерүче һөнәр сайлавы бик мөһим. Барысы да сезнең кулларда, – дип сәламләде чыгарылыш сыйныф укучыларын, аларның әти-әниләрен, укытучыларны  һәм бәйрәм кунакларын Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова.
Луиза Заһидулла кызы Базарлы Матак мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлаган 25 укучының барысы да дәүләт имтиханнарын уңышлы узды дип белдерде. Медальгә дәгъва итүче 11 кешенең барысы да үз билгеләрен югары нәтиҗәләр белән раслады. «Бу чыгарылыш сыйныф укучыларының 44 проценты. Мондый нәтиҗә 2020-нче елда булган иде, ул чакта алтын йөгертелгән 12 медаль иясен чыгардык. Соңгы елларда өченче чыгарылыш укучыбыз дәүләт имтиханнарында йөз баллык нәтиҗәгә иреште. Эш сөючәнлегең, төплелегең һәм җитдилегең өчен рәхмәт сиңа, Эльвира Мөхәммәтҗанова», – дип ассызыклады мәктәп директоры.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Төп гомуми белем турында аттестатны Базарла Матак мәктәбенең 9 сыйныфын тәмамлаган 55 укучы да алды.  «Алга таба нинди юл булачагын сез үзегез хәл итәчәксез. Һәрхәлдә, без сезгә чын күңелдән хыялыгызга нык ышанырга, кызыклы эш өчен тулы көчегезне куярга, барлык башлангычларда да зур уңышларга ирешергә телибез», – дип билгеләп үтте Луиза Заһидулла кызы 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга юлланган котлавында.
Аттестатлар тапшырылу иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе була. Чөнки бу барлык тырышлыкларның һәм казанышларның сизелерлек нәтиҗәсе. Чара алдыннан дулкынлану башлана: кием сайлау, чакыру, чыгышлар әзерләү. Балаларга ярдәмгә   туганнары һәм иң якыннары килгән иде. 
Чыгарылыш көнендә мәктәпне кызыл аттестат белән тәмамлаган, һөнәри һәм иҗади конкурслар, олимпиадалар призерлары булган иң яхшы укучыларга аерым игътибар бирелде. Һәр шундый җиңү артында укучының да,  укытучының да зур хезмәте тора. 9 сыйныфны тәмамлаучылар  арасыннан Арина Волкова, Дарья Шувалова һәм Рания Шәйдуллина аеруча горурлык хисләре уяттылар. 11 сыйныф укучылары арасында – Эльвира Мөхәммәтҗанова, Полина Балакирева, Алия Гайфуллина, Ариадна Локтева, Аделина Хәйруллина, Виолетта Кель, Алсу Галиева, Диләрә Шәмсетдинова, Камилла Абасова, Булат Борһанов тирән белем алулары белән казандырдылар.  
Барлык чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырылды. Шулай ук аерым фәннәрне өйрәнүдә, районның иҗтимагый тормышындагы казанышлары өчен күп кенә егет-кызлар грамоталар белән бүләкләнде. 
Чыгарылыш сыйныф укучылары саубуллашу вальсы бүләк иттеләр, беренче укытучыларына, педагогларга, сыйныф җитәкчеләренә, ата-аналарга һәм аларга мәктәп тормышында ярдәм иткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтләрен һәм җылы сүзләрен белдерделәр. Балалар үзләренең талантларын күңелгә үтеп керерлек җырларда, шигырьләрдә күрсәттеләр. Мәктәпне һәм дусларны онытмас-ка вәгъдә иттеләр.
Кичә без балаларыбызны беренче сыйныфка озаткан идек, һәм менә  инде аларның  чыгарылыш сыйныф кичәсе. Бу бәйрәмдә укучылар һәм педагоглар гына түгел, ата-аналар да катнаша. Алар, иҗади атмосферага чумып, чыгыш әзерләгәннәр һәм балаларын заманча, иҗади формада котладылар.
Мөһим этапның тәмамлануын аңлаудан килгән шатлыкка хушлашу моңсулыгы кушыла. Чыгарылыш сыйныф укучылары бер-берсен кочаклап, элемтәне             сакларга вәгъдә итәләр, ә йөрәкләр яңа тормышны көтү белән тулган. Күпләр мәктәп елларындагы дуслык нәкъ менә шул борылыш вакытында ныгый дип әйтәләр. Чыгарылыш кичәсе сыйныфташларына яңача карарга мөмкинлек бирә, аларның күбесе гомерлек дуслар булып кала. 
Хәерле юл, сезгә, балалар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев