Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләү бара

Җәй-яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләү өчен бик кулай вакыт. Агач яфракларының да,үләннәрнең дә сусыл, витаминнарга бай чагы.

Яфрак азык, дару үләннәре яшь  маллар өчен алыштыргысыз өстәмә ризык булып тора. Бигрәк тә кышкы, язгы чорда, терлекләр организмы витаминнарга кытлык кичергән вакытта.
Яфрак азык хәзерләү өчен юкә, каен, карама, чикләвек, өрәңге, тал, миләш, усак агачларын кулланырга мөмкин. Ә менә шомырт, америка өрәңгесе, сирин агачларын кулланырга ярамый.
Районда мөгезле эре терлек күп асрала. Бигрәк тә “Кызыл Шәрек Агро”да,”Хузангай” җәмгыятендә. Терлекләр крестьян-фермер хуҗалыкларында да шактый.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев учреждение, предприятие хезмәт коллективларына яшь маллар өчен мөһим булган яфрак азык һәм витаминлы үлән хәзерләүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Роберт Гадиев яфрак азыкны хәзерләү өчен калынлыгы бер сатиметрга чаклы агач, куак ботаклары яхшы ди. Дару үләннәре өчен исә кычыткан, ромашка, тукранбаш (клевер), акчәчәктән алып барлык төр дә диярлек үсенте-чәчәкләр кулай икән.
Яфрак азыкны “Хузангай” җәмгыятенә,крестьян-фермер хуҗалыкларына тапшыру сорала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев