Бүген, 26 апрельдә, Түбән Әлки авылында яшәүче районыбыздагы бердәнбер сугыш ветераны Хазыйм Фәхретдинов яшәгән йорт ишегалдына, Тукай урамы юлына асфальт җәелде.
"Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең район бүлеге эшчеләре вак ташны 24 апрельдә салган. Ә шимбә көнне иртәнге сәгать 7 дә үк асфальт җәю эше башланып, төшкә таба төгәлләнеп тә килә иде.
- Тәрәзәдән карыйм да, үземне шәһәрдәге кебек хис итәм. Машиналарга йортка килергә дә, үземә инвалид арбасы белән урамга чыгарга да бик уңайлы булачак. Бу эшкә катнашы булган һәркемгә дә рәхмәт, - ди ветеран.
Нет комментариев