Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында Интернациональ сугышчылар көне ничек билгеләп үтеләчәк

1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганистаннан чыгару төгәлләнде.

Шуннан бу дата Интернациональ сугышчылар көне буларак билгеләп үтелә башлады. Соңрак 15 февраль- Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне буларак үзгәртелде. Әлеге бәйрәм районда ничек билгеләп үтелүе хакында без Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарның район оешмасы җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдиновтан сораштык.

  “Күптән килгән традиция буенча без быел да, әлеге бәйрәмне сугышчы-интернацилоналистларны искә алудан башларбыз. Иртәнге сәгатьтә ветеран егетләребез белән Әфган җирендә батырларча үлгән дүрт егетебезне искә алып, каберләренә чәчәкләр салырбыз.

  9 сәгатьтә “Алина” универсаль спорт залында әлеге бәйрәмгә багышлап ярышлар башланып китәчәк.

  Аннан район үзәгендәге ветераннарыбыз, аларның гаиләләре, якыннары белән Дан аллеясе янәшәсендәге, Сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар истәлегенә куелган стелла каршында, район җитәкчеләре катнашында, митинг булыр. Стеллага тере чәчәкләр, веноклар салгач, Азат итүче солдат һәйкәле янына күчәбез. Биредә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыбыз, якташларыбызны искә алып чәчәкләр куелачак. Аннан район мәдәният йортында Әфганистан, Чечня сугышларында катнашкан, махсус хәрби операциядә булган ветераннарыбыз, аларның якыннары белән тантаналы җыелыш үтәр. Без быелгы бу тантанага МХО ветераннарының Россидәге беренче музыкаль группа катнашында концерт була. Аларның чыгышлары Россия күләмендә бик җылы кабул ителә. Без бу концертны карарга барлык әлкилеләрне дә чакырабыз. Керү бушлай.

Соңыннан сугышчан ветераннар бәйрәм табыннарына кафега чакырылалар.

  Мин барлык ветераннарыбызне әлеге истәлекле дата белән кайнар котлыйм, нык сәламәтлек, тминлек, аяз күк йөзе телим!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев