Әлки хәбәрләре

Әлки районының "Әлки хәбәрләре" газетасы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында йогышлы чирләрдән 15 авыру дәвалана

Җәй айлары йогышлы чирләр күбрәк тарала

 

Санитар-эпидемиягә каршы комиссияның чираттагы утырышы җәй көннәрендә йогышлы чирләрдән, вируслардан, бактерияләрдән халыкны саклау, авырулар килеп чыкмасын өчен күрелә торган чаралар, кисәтүләр мәсьәләсенә багышланды. Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Платонова алып барды.

Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан Республикасындагы Нурлат, Аксубай районнары буенча белгече Ираида Абзалова җәйге чорда киң таралган авырулар турында мәгълүмат бирде.

Район үзәк хастаханәсенең эпидемиолог табибы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина үз чыгышында, быел районда йогышлы чирләрдән 15 авыруның дәвалануын әйтте. Аларның 7се — балалар. Ул кешеләргә бактерияләр, вируслар күп очракта азык, су белән эләгә, — диде. Биредә шәхси гигиенаны үтәү бик мөһим. Ашар алдыннан кулларны, яшелчә, җиләк-җимешләрне әйбәтләп юу кирәк.

Район ветеринария баш табибы Камил Хәйруллин кешеләргә төрле йогышлы чирләр терлекләр, кош-кортлар аша да эләгергә мөмкин, диде. Бигрәк тә тавык йомыркасы, ите тиз бозылучан була икән.

Комиссия утырышында Чирмешән районындагы Сабантуенда 31 кешенең йогышлы вирустан чирләвен искә алдылар. Чынлыкта Роспотребнадзор вәкилләре бәйрәм алдыннан анда азык-төлек белән сәүдә итүчеләрне тикшереп чыкканнар. Әмма ахырга таба Аксубай районыннан килгән тиз туклану кафесыннан шаурма һәм тавык шашлыгы белән сәүдә иткәннәр. Шулардан халык чир йоктырган. Бу факт безнең районда шундый чаралар үткәндә контрольне көчәйтергә кирәклеген дәлилли.

Марина Платонова район үзәгендә һәр атнада уза торган базарда ветеринария белгечләренә ит, ит ризыкларын рөхсәт документлары белән сатуны ныклы контрольгә алырга сорады. Шулай ук «Яшь имәннәр» балалар сәламәтләндерү лагерында, балалар бакчаларында туклануга бары тик сыйфатлы ризыклар керсен өчен тырышырга тиешбез, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев