Әлки районында йөкле хатын-кызлар көнен билгеләп үттеләр
Бөтенроссия йөкле хатын-кызлар көне 10 апрельдә район үзәгендә билгеләп үтелде. ЗАГС бүлегенең тантаналы бүлмәсенә Әлки районының якын айларда сабыйлары дөньяга тууын көткән гүзәл затлары чакырылды.
Алар арасында ана булу шатлыгын берничә тапкыр кичергән хатын-кызлар да бар иде.
Алда көтелгән шатлыклы вакыйга белән булачак әниләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова котлады. Ул бүгенге көндә гаилә, ана, балалар мәсьәләләренең иң өстенлекле булуын ассызыклады.
Базарлы Матакның Изге Троица храмы рухание Сергий атакай, гомер бирү, кайгыртучанлык, өмет гәүдәләнеше булган әлеге бәйрәмнең мөһимлеген раслап, хатын-кызларга чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
– Йөклелек ул – үзгә бер мәхәббәт, сабырлык, гыйбадәтләр вакыты. Аллаһы көчегезне ныгытсын, сезгә һәм туачак сабыйларыгызга сәламәтлек бирсен. Көткән һәр көнегездә күңелегезне тынычлык, өмет һәм рәхмәт хисләре биләсен, – диде ул.
Социаль яклау хезмәтенең район бүлеге җитәкчесе Надежда Гнеденкова һәм социаль фондның клиентлык хезмәте район бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлкәй Вафина социаль яклау чараларын искә төшерделәр.
Булачак аналар алдында район үзәк хастаханәсе акушер-гинекологы Галина Шәрәфиева, чыгыш ясап, йөклелек вакытында тормыш рәвеше, үзеңнең һәм сабыйның сәламәтлеген ничек кайгыртырга кирәклеге турында сөйләде.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина, бала тугач та, бер ай эчендә әлеге хакта гариза язылырга тиешлеген һәм моны “Дәүләт хезмәтләре сайтының “Бала туу” бүлегендә эшләп булуын аңлатты.
Кунаклар викторина һәм бәйгеләрдә катнашты. Аларга район мәдәният йорты хезмәткәре Рамилә Гайфуллина да җырларын бүләк итте. Чара ахырында һәр булачак әнигә бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев