Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында кабат көнбагыш һәм кукуруз суктыру урагына керештеләр

Озакка сузылган яңгырлардан соң, көннәр суытып җибәрде. Шуны гына көткән игенчеләр комбайннар белән янә кырларга чыктылар.

  Районда көнбагыш һәм бөртек өчен кукуруз суктыру урагына кабат керештеләр.  
Районда көнбагыш 13700 гектарда игелгән иде. Шуның 5 мең гектарыннан артык мәйданнан әлеге техник культура  суктырып алынды. Уңыш бер гектардан 13  центнер чыгып бара. Механизаторлар бер көндә 1 мең гектар җирдән көнбагышны сукырдылар. Көннәр шулай суык торганда әлеге культураны хуҗалыкларның 8 көндә суктырып алу мөмкинлеге бар. Әйтик, 17 ноябрьдә басуларда 31 комбайн көнбагыш суктыруда эшләде. Бер мең тоннадан артык уңыш элеваторга, ындыр табакларына керде. 


“Хузангай” җәмгыятендә 11 комбайн белән суктыруда эшләделәр. Аларда 2844 гектарда бу май культурасы игелгән иде. Шуның 1 мең гектарыннан уңыш суктырып алынды. Уңыш биредә һәр гектардан 22 центнерга якын чыгып бара. Амбарларга 2 мең тонна көнбагыш  керде. Хузангайлылар уңышны киптерү агрегатлары, складларга  салалар. Алар көнбагышны киләсе ел урагына чаклы сыек май сыгарлык күләмдә хәзерлиләр.
“Востокзерно-продукт”ның Үргәгар кырларында 4 комбайн суктырды, “Көньяк Әлки”  территориаль идарәсендә барлыгы 7 комбайн эшләде, “Көнбатыш Әлки”дә 4 комбайн көнбагыш суктыруга чыкты. Район буенча 7 мең тоннадан  артык әлеге кыйммәтле культура суктырып алынды. 
Бер үк вакытта районда кукуруз  урагы да дәвам итә. Бөртек өчен кукуруз бездә 6369 гектар били. 
Шуның якынча яртысыннан уңыш җыелды. Кукуруз бер гектардан 30 центнерга якын  чыгып килә. Әлеге культура маллар өчен кыйммәтле азык булып  санала. Кукурузның 800 тоннадан  артыгын Карга сөтчелек комплексына, тыгызлап, базга салдылар. Хәзер бу базны әйбәтләп ябып, кышын файдалану өчен әзерлиләр.
Бу көннәрдә кыр патшасы булган әлеге бөртекне Базарлы Матак һәм “Хузангай”  элеваторына ташыйлар. Кукурузны киптерү агрегатлары аша чыгарып саклауга кую эшләре оештырылган.
Узган тәүлектә районда кукуруз суктыруда 17 комбайн кырларда эшләде. Бер көндә 400 гектар мәйданнан  уңыш алынды. Шул темпта эшләгәндә кукуруз урагын да районда бер атна эчендә төгәлләү мөмкинлеге бар.
Алдагы көннәрдә районда комбайннарны ике сменада – тәүлек әйләнәсе  эшләтү бурычы тора. Иң мөһиме, күп көч һәм чыгымнар тотып үстерелгән уңыш кырларда калмасын иде. 
P.S. Чагыштыру өчен: былтыр кукуруз һәм көнбагыш урагы районда 29 октябрьгә төгәлләнгән булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев