Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында кешеләргә котыру чире эләккән очрак теркәлмәгән

Соңгы биш елда районда кешеләргә котыру чире эләккән очрак теркәлмәгән. Әмма бу, инфекция бездән ерак йөри, дигән сүз түгел. Санитар-эпидемиягә каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында сүз котыру чире белән авырган этләр, җанварлар тешләүдән инфекция таралмасын өчен күрелә торган профилактик чараларга багышланды.


Утырышны комиссия рәисе, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Мария Платонова алып барды.
Роспотребнадзорның Нурлат участогы җитәкчесе урынбасары Алмас Абзалов әйтүенә караганда, соңгы дистә елда республикада котыру чиренә каршы җитди профилактик чаралар кулланыла. Шуларның берсе – кыргый җанварларга вакцина тарату. Республикада ветеринария берләшмәләре аша вакциналы азык өләшү үткәрелә. Ул азыкны төлкеләр күп йөргән урыннарга куеп чыгалар.  Төлке шул азык белән котыру чиренә каршы вакцинаны кабып йота. 

Шулай ук Татарстанда куркыныч инфекцияне таратучы төлкеләр санын да чикле күләмдә тоту буенча эш алып баралар. Хәйләкәр җанварлар саны арта башласа, аларны ату юлы белән киметү чарасы кулланыла. 

Кешеләргә котыру инфекциясе эт, мәчеләр аша да күчәргә мөмкин. Шуңа да бу төр хайваннар тешләсә, шунда ук медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итү сорала.

Комиссия утырышында быел эт һәм мәчедән зыян күргән 5 кешенең   дәваханәгә мөрәҗәгать иткәнлеге искәртелде. 
Котыру чире авыру йөртүче җанварларның селәгәе белән күчә. Инфекция йоктырган кешенең үзәк нерв клеткасы зарарлана. Вакытында дәвалау узмаганда, кеше чирдән үләргә дә мөмкин.

Утырышта сүз иясез йөрүче этләргә каршы күрелә торган чаралар хакында да барды. Мондый этләрне махсус бригада җыеп китә һәм аларны үрчемәслек ясап, дәвалап, кире иреккә җибәрә. 

2024 елда 57 иясез эт тотылган. Бу елның ике аенда 24 урам этен махсус бригада алып киткән.
Этләрен иректә йөртүчеләргә карата административ чаралар да күрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев