Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында наркотик матдәләр кулланган 16 кеше исәптә тора

13 октябрьдә наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Ул район башлыгы Александр Никошин рәислегендә узды. Аның эшендә район прокуроры ярдәмчесе Павел Чернов катнашты.


Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм канун бозуларны булдырмау юнәлешендә 9 айда башкарылган эшләре хакында район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Ринат Зыятдинов чыгыш ясады.

–     Полиция хезмәткәрләре, тыелган матдәләр районга кермәсен, аны законсыз кулланучылар булмасын өчен, планлы рәвештә киңкырлы эшләр алып бара. Яшүсмерләр арасында районда наркотик кулланучылар теркәлмәде. Әфьюн кулланып исәпкә алынучылар хокук саклаучыларның аерым контролендә тора. Тугыз айда без наркотик матдәләр кулланган һәм алкоголь эчеп, транспорт белән идарә иткән дип шикләнгән 24 кешене медицина тикшерүенә юлладык. Кызганыч, күпчелек очракта безнең шикләр расланды, – диде Ринат Касыймович.

Утырышка кырларында кыргый юл белән үскән наркотик матдәле  үсемлекләр табылган авыл җирлеге башлыклары чакырылган иде. Иске Матак, Базарлы Матак, Ташбилге авыл җирлекләре башлыклары, үзләре тишелеп чыккан әлеге үсемлекләрне чабып, яндыру ысулы белән юк итүләре хакында әйттеләр. Ул җирләрне күп урыннарда сукалап эшкәрткәннәр дә әле.

Базарлы Матак үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Игорь Леонтьев үз чыгышында наркотикларга каршы үткәрелгән профилактик чаралар турында сөйләде. Медицина хезмәткәрләре катнашында күп кенә мәктәпләрдә укучылар белән әфьюнның зарары  турында әңгәмәләр үткәрелгән. 
Игорь Витальевич үз чыгышында:

–     Узган ел районда наркотик матдәләр кулланган 19 кеше исәптә тора иде. Быел аларның саны 16га калды. Бер кеше, дәвалану курслары үткәч, яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, исәптән алынды, әфьюн кулланган ике кеше районнан читкә күчеп китте, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев