Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сайлауларга хәзерлек күптәннән башланды

15-17 мартта, өч көн дәвамында Россия Президенты сайлаулары үтәчәк. Сайлауларга хәзерлек күптәннән башланды.

Бу көннәрдә тавыш бирү участокларында нинди эшләр башкаруы хакында  без район сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шуваловтан сораштык.

–    Районда 49 участокта да бу көннәрдә Россия Президенты сайлауларына зур хәзерлек эшләре алып барыла. Һәр участоктан 3әр кеше сайлаучылар исемлекләренә кертелгән әлкилеләрне йөреп чыгалар. Алар һәр йортка кереп (өйгә үтү кирәкми аларга) алда торган сайлаулар хакында сөйлиләр. Шәхси хуҗалыклар буенча йөрүчеләр Россия Президентына кандидатлар белән таныштылар, сайлау көннәре, сәгатьләре турында мәгълүмат калдыралар. Бер үк вакытта сайлау мөмкинлекләрен аңлаталар. Әйтик, сайлау көннәрендә райондашларыбыз өйдә булмасалар – читтә эшләсәләр, дәвалансалар, кунакка китсәләр, алар шунда ук тавышларын да бирә алалар. Бары тик бу турында урыннардагы сайлау участогына мөрәҗәгать итү сорала. Бер уңайдан халыкка аңлату эшләре алып баручыларыбыз өйдә тавыш бирергә теләүчеләрне дә ачыклыйлар. Аларга кайсы көнне. Кай вакытта килергә җайлы булуын беләчәкләр.

–    Алесксей Петрович, авылларда халык бер-берсен яхшы белә, равйон үзәгендә сайлау буенча йорттан-йортка йөрүчеләрне ничек танырга?

–    Аларны тануы бик ансат: өсләрендә РФ Президенты сайлаулары эмблемасы төшерелгән язма, значок һәм шул йөрүченең исемнәре язылган бейджик булыр. Өйдән-өйгә йөрүчеләр иң элек үзләре белән таныштырырлар, паспортларын күрсәтерләр.

–    Бу эш башланды дидегез, кайчанга кадәр дәвам итәр?

–    Йөрүләр 7 март көнендә төгәлләнә. Хәзергә районның 50 процентка якын сайлаучыларын йөреп чыктылар инде. Ә сайлау участокларыбыз 6 марттан иртәнге 8 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр эшли башлый. Халык үзләрен борчыган сораулар белән шунда килеп мөрәҗәгать итә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев