Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында сәсләтле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды

25 декабрьдә Балалар иҗат йортында янә Яңа ел утлары кабынды. Бу көнне аның тирәсенә район белем бирү учреждениеләрендә укыган 150 ләп сәләтле бала – “бишле”гә укучылар, олимпиада, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә ярыш һәм бәйге җиңүчеләре җыелды.


Бу сәләтле, акыллы, актив, кызыксынучан балаларны район башлыгы Александр Никошин котлады. Ул алга таба да шулай тырыш, үҗәт, максатка омтылучан булуны, яңа елда кабат җиңүләр яулауны теләде. 

Яңа ел тамашасы барышында укучылар бәйрәмнең төп каһарманнары Кыш бабай һәм Кар кызы белән генә түгел, ә Убырлы карчык, Аждаһа, һәм якынлашучы яңа ел билгесе Елан белән дә күңел ачты. Тамаша башыннан ук алар балаларны могжиза, шатлык дөньясына алып кереп китте. 
 Нәби Дәүли гимназиясенең 5 нче сыйныфы укучысы Самирә Шәйхетдинованың бу бәйрәмгә беренче тапкыр килүе. Ул- StarKids Zumba проектында актив катнашучы. Аның әнисе Эльвира сүзләренә караганда, әлеге юнәлеш бию күнекмәләре булдырырга ярдәм итә, координацияне яхшырта, тулаем алганда, балаларга бик тә уңай йогынты ясый. Мондый дәресләрне балалар да ярата, ул аларга үз-үзләренә ышанучан булырга ярдәм итә һәм вакытны күңелле итеп уздыру мөмкинлеге дә бирә. 

1 нче сыйныфта укучы Ульяна Вассунова күп чараларда Базарлы Матак мәктәбен яклап чыгыш ясый. Ул - математика, рус теле буенча узган олимпиадалар җиңүчесе, сәнгатьле шигырь сөйләү буенча республика бәйгесендә бүләкләнүче. 

Яңа Салман мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Марсель Задаев да шатлыклы кичерешләре белән уртаклашты. Ул да - биредәге күпләр кебек олимпиадаларда җиңүче. 

Педагог-оештыручы Фәния Фәракшина сүзләренә караганда, район күләмендәге тантаналы чарага Алпар мәктәбенең  төрле олимпиадаларда актив катнашучы укучылары килгән. 

Надежда Шамышева Борискино мәктәбенең 5 сәләтле укучысы белән таныштырды. “Алар: 6 нчы сыйныф укучысы Булат Хәйруллин,  4 нче сыйныфтан Яна Ямушкина, 8 сыйныфтан Диана Арнакова, 3 нче сыйныфтан Стас Мошков, 7 нче сыйныфтан Оксана Арнакова. Бу укучылар - спортчы да, “бишле”гә генә белем алаучылар, олипиада, бәйгеләрендә җиңүчеләр, мәктәп тормышында актив катнашучылар”, – диде ул. 

Балалар бәйрәмнәрендә һәрвакыт үзенә бер күңелле мохит били, аларның чын күңелдән шатлануларын күреп,  әкияти сихрилеккә ышана башлыйсың. Бу балаларга карап, аларның барысы да әйбәт булсын, зурлар борчулары әле үзләренә кагылмасын, могҗизаларга мөмкин кадәр озаграк ышансыннар дип телисе килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев