Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында “Сөт чишмәләре тудыручылар”ның слеты үтте

Балалар иҗат йорты бинасында, районда савым сыерларын иң күп асраучы уңганнарны чакырып, “Сөт чишмәләре тудыручылар” дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр.

Анда шулай ук алны-ялны белми эшләүче сөт җыючылар, тәҗрибәле ясалма орлыкландыручылар чакырылган иде.

Район башлыгы Александр Никошин, авыл уңганнарына мөрәҗәгать итеп:

–     Сезнең өчен бәйрәм дә, ял да юк. Маллар асрап, сез үзегезне  генә түгел, күршеләрегезне, авылдашларыгызны да сыйфатлы продукция белән тәэмин итәсез. Ә инде артып калган сөтне тапшырып, гаиләгезнең керемен арттырасыз, – диде һәм иң күп сөт җитештергән гаиләләрне Рәхмәт хатлары, саву аппаратлары белән бүләкләде.

Хуҗалык өчен бик тә мөһим булган бу җиһазларга Татар Төгәлбаеннан – Әлфиназ Гәрәева, Борискинодан – Денис Смышляев, Татар Мулла авылыннан – Рәфис Әсәдуллин, Бибай Чаллысыннан – Надыйр Вәлиәхмәтов, Түбән Әлкидән – Рөстәм Саттаров, Иске Такталыдан – Ирина Сардулова, Сиктермәдән –  Иван Кудряшов, Иске Камкадан – Фәргать Сәгыйров, Каргадан –  Фәнис Вәлиев, Татар Чиябашыннан Ләйсән Әхмәдуллина ия булдылар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, сөт продукциясе җитештерүдә район күп еллар дәвамында алдынгы 10 район исемлегендә бара. Уртак уңышта бүгенге бәйрәмдә катнашучыларның да өлеше зур булуын билгеләп үтте ул:

–    Быелның алты аенда районда 42 мең тонна сөт җитештерелде. Шуның 26,8 мең тонасы – “Кызыл Шәрык Агро”да, 14,4 мең тоннасы – “Хузангай”да. Районда яшәүчеләр 2236 баш савым сыеры асрый. Алар ярты ел эчендә 5081 тонна сөт саттылар. Бу – 178 миллион сумлык дигән сүз. Сөтбикәләр асраучылар 6 айда һәр сыердан 79 меңәр сум керем алдылар. Иң күп сөтне: Түбән Әлки авыл җирлеге – 611 тонна, Борискино – 509 тонна, Чуаш Кичүе – 419 тонна, Иске Алпар – 357 тонна, Ташбилге авыл җирлеге 286 тонна продукция тапшырды, –  диде Роберт Рәшитович. Җитәкче иң күп сөт җыючыларга һәм уңышлы эшләп килүче  ясалма орлыкландыручыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Алдынгылар слетында, Түбән Әлки авыл җирлегеннән ярты елда 227 тонна сөт җыеп, эшкәртүчеләргә тапшырган Риназ Гыйләҗев, Иске Чаллыда яшәүчеләрдән 224 тонна сөт җыйган Фәрит Шәрәпов, Иске Алпар җирлегендә мал асраучылардан 192 тонна продукция җыйган Маннур Сәйфуллин адресларына мактаулар яңгырады.

Шулай ук  үз эшен бик оста алып барган ясалма орлыкландыручылар  Иске Такталыдан – Надежда Рыжкова, Анино Салманнан Татьяна Захаровалар, сәхнә түренә чакырылып, истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнделәр.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре алдынгыларны бик эчтәлекле, кызыклы концерт номерлары белән дә шатландырды. Җылы шартларда үткән әлеге очрашу авыл хезмәтчәннәрен яңа хезмәт уңышларына этәрсен иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев