Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Тамчыдан күл җыела” исемле хәйрия концерты узды

Район мәдәният йортында үткәрелгән “Тамчыдан күл җыела” хәйрия концертына билгеле бер сәбәпләр аркасында барып булмады.

Күп кенә танышларымның статуслары аша күреп, нәтиҗә ясыйм: шәп концерт. Минем кебек бара алмаганга үкенүчеләр күп булгандыр. Сәхнәдә бер-бер артлы дәрәҗәләре зур, хезмәтләре саллы, тавыш-моңнары күңел кылларына чиртә торган якташ йолдызларыбыз. Иң өлкәннәребездән Әсхәт Хисмәт, Мирсәет Сөнгатуллин исемнәрен атау да, концертның ни дәрәҗәдә булуын күзалларга мөмкинлек бирә. 

 Тамашачылар фикере белән кызыксынам. 
 Карга авылында гомер итүче остазларымның берсе Гөлсинә апа Галиуллина белән сөйләшәбез.

– Концертны бәяләргә сүзем җитми, кызым, – дип башлады ул. – Бик күп концертлар караганым бар, эстрада артистларын, гомумән, барысын да яратам. Ләкин сәхнәдә гел бер артистның үзе сөйләп, үзе җырлавы белән чагыштырганда, мондый тамашалар күңелгә күпкә якынрак икән. Концертның эченә башыннан ук Әсхәт Хисмәтнең йомшак, үзенә генә хас тыныч матур тавышы белән кереп киттем. Беткәнче чыга да алмадым. Алтынчы рәттә утыруым да, көне буе уйнаган давлением дә онытылды. Шул давлением аркасында, чыга башлагач, башым әйләнсә, дип куркып, бакчамдагы роза чәчәкләремне алып бармаганыма дә үкендем.  Һәр җыр яшьлегемә – 1976-90 нчы елларда клубта эшләгән чакларыма алып кайтты. Валлаһи, дөньямны оныттым. Безнең буынга бигрәк тансык шул ретро җырлар. Өч сәгатькә якын вакыт булмады да кебек. Сәхнәгә чыккан һәр җырчы үзенчәлекле. Беркем беркемне кабатламый: һәркемнең үз моңы, үз җыры. Чыккан берсе тамашачы белән ике арада күренмәс күпер салды. Рушания Фадееваның энергиясенә исем китә, ирле-хатынлы Кәлимуллиннарның гадилеге сокландыра. Резедәбезнең җырлары иң нечкә кылларны тибрәтә, ә Мирсәет Сөнгатуллинның йомгаклавы концертны иң югары ноктага җиткерде. Һәркайсын озаклап сөйләргә була. Мондый концертларга 500 сум берни түгел. Беренчедән, әҗере зур, икенчедән, үзеңә рухи ял, дәва. Кайтуга давлениемне үлчәдем, бер дару да кирәкми, тиешле нормага кайткан. 


Икенче тамашачы – Иске Әнҗерә авылыннан Сәлим абый Нуруллин:

–     Дөресен әйтим, концертны һич кенә дә шул дәрәҗәдә булыр, дип көтмәдем. Хатынымның бик барасы килгәнгә, теләр-теләмәс кенә барган идем, күңелләрем күтәрелеп, чиксез шатланып кайттым. Һәр артистның ихласлыгына, тамашачыга һәм үзара мөнәсәбәтенә сокландым, якташларыбыз белән горурлану хисе тагын да үсте. “Үзебезнекеләр шул!” – дип, тел шартлатырлык тамаша булды ул. Безнең йолдызлар янында аларны, районыбыз халкын хөрмәт итеп килгән җырчылар да күңелгә хуш килде. Рафаэль һәм Динә Латыйповларны якыннан беренче күрүем. Бер концертта шуның кадәр  артистларны (артистларның да ниндиләре бит әле) күрү, җанга якын җырларын ишетү аңлатып бетереп булмаслык хис-тойгыларга күмде. Әле дә ярый бардык! –диде дустыбыз, чиксез куанып.

Чуаш Кичүеннән татар теле укытучысы Рамилә  Исхакова  фикерен тыңлыйм:

–     Тел белгече буларак, мине иң җәлеп иткәне – Рушания апаның алып баруы булды. Җырлар арасында әйтелгән сүзләр, укылган шигырьләр бәгырьләрне телде. Һәр сүз, һәр җыр шул дәрәҗәдә уйланылган: мондый эчтәлекне, сәнгати матурлыкны беркайда күреп булмый. Безне эзләп, үзләре кайткан, якташлар очрашуы – зур бәйрәм бүләк иткән һәркайсына чиксез рәхмәтлемен, – диде ул да, хисләреннән арына алмыйча.

Урта Әлки авылыннан Рамил һәм Рәсинә Әһлиуллиннар икесе дә бик яратып караган концерт-тамашаны.

–     Үзебез алган тәэсирләрне күпләргә җиткердек. Безнең сөйләвебездән генә дә: “Эх, барасы калган икән!” – диючеләр шактый булды. Сәнгать күгендә инде озак еллар якты янган йолдызларыбызның гадилеге, үз-үзләрен тотышы, халыкка булган җылы карашы, мохтажларга ярдәмгә атлыгып торулары –бүгенге заман яшьләре өчен зур үрнәк. Берсен дә аерып әйтәсе килми, шулай да Әсхәт абыйның җырлары концерт башыннан ук күңелләрне шул дәрәҗәде айкады ки: күзләргә яшьләр килде. Бәла-каза, авыру беркемнән дә ерак йөрми. Мондый чараларда катнашып, үзеңнән өлеш кертә алу да күңелгә рәхәтлек бирә. Чыннан да, тамчыдан күл җыела бит. Күмәк көч белән кемгәдер ярдәм итә алабыз икән, ник эшләмәскә? Шундый изге эшләре оештырган һәм  катнашкан  артистларыбызның да, карарга килгән тамашачының да һәркайсына әйләнеп кайтсын. Сөйләп, сүз белән генә аңлатып бетереп булмый бу югары дәрәҗәдәге шәп концертны, аны күрергә кирәк, – диде әлеге пар, килмәгәннәр өчен дә үкенеп.
Дөрес уйлаганмын, минем кебекләр, чыннан да, күп булган. Ишеткәннәремнән туган фикерләр, күзаллаулар, тойгылар эчендә бөтереләм. Җыелган акчаның авыру балаларга булуы үзенә бертөрле кичерешләр өсти. Изге эштә катнашкан һәркемгә катлы-катлы рәхмәтләр әйткән мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә  Гайфуллинага кушыласы килә. 

“Яхшылык кыл да суга сал!” –ди безнең халык. Ләкин эшләнгән яхшылык җирдә ятмас, ияләрен эзләп табар.

Айзирәк Мисалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев