Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр» китабының презентациясе узды

Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре һәм кыйммәтләре бар. Беренче чиратта бу гаилә төзелешенә кагыла.


Татарлар гаилә тормышын борынгыдан ук үз дини кануннары буенча төзегәннәр. Никахлашу – һәр ирнең изге бурычы, ә хатынның изге бурычы – гаилә учагын саклап тору.


Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, Халыкара гаилә көненә "Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр" китабының презентациясе узды.


Кичәне "Ак калфак" татар хатын-кызлары җәмгыятенең район бүлеге җитәкчесе Әлфия Шагалиева һәм Үзәк китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Алсу Низамова оештырды.


Оештыручылар китапның 3 телдә: татар, рус, инглиз телләрендә басылуы, 5 бүлектән торуы турында сөйләделәр. Анда гореф-гадәтләр һәм йолалар, алар белән бәйле тормыш кануннары, татар халкының нәселе һәм гаиләсе, кешенең якыннары һәм тирә-юньдәгеләр белән туган көннән алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр мөнәсәбәтләре күрсәтелә.


Чарада Нәби Даули исемендәге Базарлы-Матак гимназиясе укытучыларының гаиләләре актив катнашты. Кичә барышында алар үз гаилә традицияләре турында сөйләде.


Фасаховлар гаиләсе нәсел шәҗәрәсен тәкъдим итте, кызлары Зилә горурлык белән үзенең ата-бабалары турында сөйләде.
Абдуллиннар – укытучылар гаиләсе. Илшадия Абдулла кызы үз гаиләсе белән таныштырды, аларның улы Рәсим гаилә шәҗәрәсен тәкъдим итте. Гаилә башлыгы Габдразак Хәлил улы ата-бабаларыннан агачка мәхәббәтне мирас итеп ала. Бүген ул үз һөнәрен шәкерт-ләренә сеңдерә һәм аларны агач эшенә өйрәтә.


Шагалиевлар гаиләсе үсеп килүче буынны халык мәдәнияте һәм сәхнә сәнгатенә өйрәтүгә күп көч куя. Илнур Габделхай улы кулында тольян тавышын яңгыратты. 


Элек-электән кызлар үзләрен бизәргә тырышканнар. Алар чәчләренә аерым мөнәсәбәт күрсәткәннәр. Идиятуллиннар гаиләсеннән булган Диләрә горурланып әбиләреннән калган чулпылар турында сөйләде. Алар гаиләләренең кадерле ядкаре булып саклана.
Сәйфуллиннар гаиләсе аеруча да татар җанлы. "Иң яхшы биюче" номинациясендә "Татар егете" конкурсында җиңү яулаган уллары Илсаф Хисамовның чыгышы узенчәнлекле булды.


Зәйдуллиннар гаиләсе гимназия тормышында актив катнашуларын, төрле милли конкурсларда призлы урыннар алуларын сөйләде.
Кичә "Гаилә" ансамбле башкаруында "Мин тормышны яратам" җыры белән тәмамланды.
Оештыручылар бу китап күп кешеләргә үз нәселен булдырырга, балаларын, оныкларын милли рухта тәрбияләргә, телләрен, диннәрен, милли кыяфәтләрен саклап калырга ярдәм итәчәгенә ышана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев