Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Төп чыршы янында бәйрәм 20.00 сәгатьтә башлана

Теләсә нинди хәвефле хәл бездә булмас дип кем дә кистереп әйтә алмый хәзер.

Киресенчә – җеп иң нәзек урыныннан өзелгән сыман, бәлә дә игътибар үзәгеннән читтә калган җирдә чыгарга мөмкин.

Террорга каршы комиссиянең район оператив группасы утырышында бу хакта җитди сөйләшү барды. Утырышны комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин алып барды. Аның эшендә район прокуроры Руслан Гизятов, имам-мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәләхиев, благочинный Андрей Зиньков, мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре, кайбер учреждение, предприятие җитәкчеләре катнашты.

Алда Яңа ел, Раштуа бәйрәмнәре, мәктәп балаларының кышкы каникуллары уңаеннан күп кеше катнашуында мәдәни, спорт чаралары узачак. Район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин залда утырган җитәкчеләргә тагын бер кат иминлек таләпләре, кагыйдәләрен исләренә төшереп үтте.

Быел 31 декабрьдә Базарлы Матакта төп чыршы янында бәйрәм 20.00 сәгатьтә башлана һәм ул 22 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Бәйрәм программасы бик бай, кызыклы булачак. Димәк, ул халыкның күп катнашында узачак. Саклану чаралары таләпләре буенча Үзәк паркка кешеләрне металл табу ишекләре, җиһазлары аша кертәчәкләр. Бу эштә полиция хезмәткәрләре дә ярдәм итәчәк. Шулай ук бәйрәм урынына автомобиль белән якын килүен чикләп киртәләр куелачак, ди Ришат Насыйбуллин.

Район башлыгы Александр Никошин куркынычсызлык чараларын истә тотып быел фейерверклар  булмаячак, диде. Шулай ук халык та бу шартлаткычларны файдаланганчы аның җаваплылыгы турында уйласын иде. Фейерверк ату өчен алдан аның урынын килештерү соралды. Ә мондый  килешүләр районда теркәлмәгән.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сүрия Вәлиева белем бирү учреждениеләрендә һәм балалар бакчаларында Чыршы бәйрәмнәрен имин үткәрү өчен тулы хәзерлек эшләре алып барылды, ди. Һәр үтәсе чарада җитәкчеләр, кизү торучылар билгеләнгән. Видеокүзәтү, ишектән керү режимнары төгәл үтәләчәген дә ышандырды Сүрия Шәһитовна.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Надежда Гнеденкова узган ел  Юхмачыдагы  өлкәннәр һәм инвалидлар йортында иминлек  буенча табылган кимчелекләр барысы да төзәтелде, дип чыгыш ясады.

Борискино һәм Карга авыл җирлекләре башлыклары Галина Самарина һәм Рамил Минһаҗев  үзләрендә Яңа ел бәйрәмнәрен имин үткәрү буенча башкарган эшләре хакында хисап тоттылар.

Александр Никошин авылларда Чыршы бәйрәмнәрен урамда, ачык һавада үткәрергә тәкъдим итте. Ул кайбер авылларда алдагы ялларда шулай узды да инде. Иң мөһиме – саклык, иминлек чаралары турында онытмыйк.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев