Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районында уку йортына кертү режимы ничек оештрылган

Түбән Кама шәһәрендәге 37 нче лицейда булган хәл күпләрне тетрәндерде. Әлеге уку йортында белем алучы малай белән җыештыручы арасында низаг чыга.

Укучы пычак белән хатын-кызны яралый, сигнал бирә торган җайланмадан ата. Соңрак үзенә дә зыян салган укучыны һәм техник хезмәткәрне хастаханәгә озаталар.

Бу аяныч хәлдән соң Әлки районы мәгариф идарәсе җитәкчелеге мәктәп директорлары алдына балаларны уку йортына кертү режимын тагын да җитдиләндерү буенча күрсәтмәләр бирде.

Без, Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназиясендә булып, ул күрсәтмәләрнең үтәлеше белән танышып кайттык.


Гимназиягә иртән укырга килгән балалар тышкы яктан сигнал төймәсенә басалар. Вахтада торучы техник хезмәткәр, ишекне ачып, аларны металл рамка аша үткәрә. Янәшәдәге өстәлдә исә, мәктәп сумкасын ачып, чит предметларның булу-булмавы ачыклана.
Иртәнге сәгатьләрдә, укучылар күпләп килгәндә, вахтадагы кызларга укытучылар ярдәм итә икән.

Илсаф Шәйдуллин 10 нчы Б сыйныфында укый. Ул, ишек янындагы тикшерүләрне үткәч:

– Иминлекне саклап, биредә безне шулай карап, эчкә үткәрәләр. Моны мин тыныч кабул итәм. Кайвакыт ишек төбендә бераз чират була. Әмма без моңа ияләштек инде, – диде.

Без тагын бер укучы белән сөйләшеп алдык:

– Мин – Элина Фәйзуллина, 6 нчы Б сыйныфында укыйм.  Гимназиядә ишектән безне вахтер апаларыбыз тикшереп үткәрәләр. Болар безнең куркынычсызлыгыбыз өчен эшләнә. Биредәге мондый тәртиптән әти-әниләребез дә канәгать, алар безнең өчен тыныч, – диде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев